Яшел Үзән

Җир җиләген тәрбияләү календаре

Бакча җир җиләге (клубника, халык телендә виктория) – ярыйсы гына нәзберек культура.

Шуңа күрә аны иртәнге яздан башлап соң көзгәчә тәрбияләргә кирәк. Нинди эшләр һәм аларны кайчан башкарырга кирәклеген сөйләрбез.
Җиләк түтәлен кар тулаем эреп беткәнче үк (мартта) карый башлыйлар һәм җирләр катыргач кына тәмамлыйлар.

Март
Беренче җылы көннәр килеп җиткәч, өлешчә кар эрегәч, җиләкне полиэтилен пленка яки агроволок белән ябалар. Бу җиләкләрнең иртә уңышын алырга мөмкинлек бирәчәк.

Каплаучы материалны, аның белән үсемлекләр арасында һава йөрсен өчен, дугаларга сузалар. Исәпкә алыгыз: каплам астында һава күләме күбрәк булган саен, җиләкләр шулкадәр түбән температурага чыдый.

Кар тулысы белән эреп бетүгә, түтәлләр чистартыла: корыган яфраклар җыеп алына, кайчы ярдәмендә мыек калдыкларын киселә. Һәлак булган куаклар үскән урыннарга яшь үсентеләр утыртыла.

Түтәлләр тәртипкә китерелгәннән соң, авыруларга һәм корткычларга каршы профилактик эш алып баралар. Үсемлекләрне 1% борд сыеклыгы яки хорус нигезендә ясалган башка препарат белән коендыралар.

Җирне эреп беткәннән соң йомшарталар. Бу анда кышка тупланган дымны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта җиләк төпләрен әз генә өяләр, бу тамыр системасы тиз арада үсүгә китсен өчен эшләнә.

Aпpeль
Әгәр сез язын җиләк утыртырга планлаштырган икән, моны мөмкин кадәр иртәрәк башкарыгыз. Апрель аенда һава торышы төрле була: кайчакта яз уртасында да кар катламы ята, ә кайсыбер вакытта инде агачлар бөреләнә. Шуңа күрә, утырту вакытын билгеләгәндә, вакытка түгел, ә һава шартларына зур игътибар бирелә.

Үсентеләрне язын утырталар. Бу вакытка туфрак якынча +10°C булырга тиеш.

Җиләк үсеш алгач, аларны органик яки махсус пленка белән мульчилиләр. Яфракларның массалы үсеше чорында, авыруларга каршы икенче профилактик эшкәртү үткәрелә.

Апрель аенда зарар китерүче бөҗәкләр барлыкка килсә , җиләкләрне химик инсектицидлар (Актеллик, фельдшер, Энвидор, Калипсо һ.б.) белән сиптерәләр. Шулай ук соңгы вакытта Джет-контакт фунгицид һәм акарицид Теовит комплекслы препарат үзен яхшы яктан күрсәтте.

Әгәр дә бакча җиләге бер урында инде 3 елдан артык үссә, аларны тукландырырга кирәк булачак.

Вегетация чоры башында бакча җиләгенә азотлы ашламалар, чәчәк аткан чорда – фосфорлы, ә җиләк биргәннән соң - азотлы, фосфорлы һәм калийлы кирәк.

Μaй
Тоннельләрдә үстерелә торган бакча җиләген, үсемлекләр язгы кояш нурлары астында артык пешмәсен өчен, көн саен җилләндерәләр. Иртән бер яки ике борысын ачалар, ә төнгә ябалар.

Ачык грунтта үстерелә торган җиләкне төнгә спанбонд белән каплыйлар, чөнки язгы кыраулар (ә кайчагында температураның 1°C га кадәр төшүе дә) үсемлекләрне үтерергә мөмкин.

Чәчәк аткан вакытта анда җиләк озынборыннары барлыкка килергә мөмкин. Җиләкләргә сарымсак төнәтмәсе сиптерәләр яки корткычларга каршы көрәшнең башка халык чараларын кулланалар.

Май аенда еш кына коры һава саклана. Үсемлекләрнең дөрес үсеше һәм җиләкләрнең барлыкка килүе өчен түтәлгә даими су сибәләр. Майның икенче яртысында (төбәккә һәм һава торышына карап) җиләкнең иртә сортлары уңыш бирә башлый. Аны вакытында җыеп алалар, ул чакта суны өлгергән җиләкләрне җыйганнан соң сибәләр.

Әгәр бу вакытта еш кына мул яңгырлар ява икән, үсемлекләрне черүдән һәм ончыл чыктан саклыйлар. Шулай ук, кирәк булганда, чүп үләннәрен утыйлар.

Майда бакча җиләге, туклыклы матдәләрне үзенә алучы мыекларны актив чыгара башлый. Әгәр дә сез үрчетү өчен түгел, ә уңыш алу өчен җиләк үстерәсез икән, мыекларны даими кисеп торырга кирәк.

Куаклардагы мыеклар санын дөрес карап торсагыз, сез утырту материалы да, шулай ук җиләк уңышы да алачаксыз.

Июнь
Уңыш җыюны дәвам итәләр. Айның икенче яртысында соң сортлылары да җиләк бирә башлый. Җиләк буялмасын һәм черемәсен өчен куак астына кара тукылмаган материал җәяләр яки опилка түшиләр. Бу бакча җимешен соры черектән һәм чүп үләннәреннән сакларга ярдәм итәчәк.

Шулай ук июнь аенда җир җиләге розеткаларын аерым стаканнарда яки кассеталарда тамырландыралар. Бу үсемлекләр 2-3 атнадан соң яңа урынга күчәреп утыртырга әзер булачак.

Июль
Җиләк биреп туктаганнан соң куаклардан карт, авыру һәм бозылган яфракларны өзеп аталар. Түтәлгә яхшылап су сибәләр, куаклар тирәсендәге туфракны йомшарталар һәм аларның артык мыекларын кисәләр.

Июльдә куакларында җир җиләге талпаны үрчергә мөмкин. Зарарланган куаклардагы яфракларны кыркыйлар һәм яндыралар. Аннан соң бөтен түтәлне 60 ° C чамасы җылылыктагы яки марганцовканың кайнар эремәсе белән коендыралар.

Үсемлекләрдә башка корткыч бөҗәкләр дә барлыкка килә икән, куакларга химик яки биологик инсектицидлар сиптерәләр. Шулай ук, зыянсыз халык чараларына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, бу чорда җиләк тутыгу, ончыл чык, соры череклек белән зарарлана. Авыруларны коллоид күкерте кушылган 1%лы бордос сыеклыгы (10 литр суга 100 препарат) җиңәргә булыша.

Август
Җәй азагында җиләк түтәленең туфрагын йомшарталар һәм һәр төпкә 1әр чәй кашыгы комплекслы ашлама кертәләр. Ай ахырына кадәр мыекларны утыртуны тәмамлыйлар, даими су сибәләр.

Җәйнең икенче яртысы - көз башында җиләк түтәлләренә су сибүне кайгыртырга кирәк.

Ceнтябpь
Бу айда, киләсе елда җиләк бирәчәк чәчәк бөреләре формалаша. Шуңа күрә сентябрьдә дә су сибәргә онытмагыз.

Октябрь
Октябрь аенда, кышны югалтуларсыз чыгу өчен, үсемлекләргә уңайлы шартлар тудыралар. Моның өчен түтәлләргә су сибәләр, туфракны йомшарталар, чүп үләннәрен бетерәләр. Җиләк куакларын торф, черемә яки компост белән күмәләр.

Ноябрь
Туфракның өске катламы (5-7 см тирәнлектә) туңгач, түтәлне мульчәлиләр. Бу үсемлекләрнең җирдән этелеп чыгудан саклый. Карны тоткарлау өчен түтәл өстенә чүп-чар, топинамбур яфраклары, кура җиләге яки кукуруз сабаклары салына. Шулай итеп җиләк кышлый.

Бакча җиләген карау эшен дөрес һәм вакытында башкару аркасында, сез сәламәт үсемлек үстереп, татлы җиләкләрдән яхшы уңыш җыеп алачаксыз. Әлеге киңәшләргә колак салыгыз – һәм барысы да сез теләгәнчә булачак!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: