Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Җир астында җиз казык

Әлеге табышмакның җавабы кишер булуын сабый чактан ук беләбез һәм үзен дә бик яратып кетердәтә идек.

Инде көзнең алтынга манылган, яңгырлы һәм суык чоры җитте, шуңа әлеге яшелчәне күпләребез җыеп алды һәм саклау га әзерлек эшләрен дә башкарды. Кишерне кем ничек саклый? Һәркемнең сыналган, ышанычлы үз ысулы бардыр. Ә менә Олы Ачасырдан Рафаэль абый Шәйхуллин суган кабыгы аралаштырып тутыра икән. Чөнки суган һәм сарымсак кабыгы яшелчәне черүдән һәм артык дымнан саклый.

Аның биргән киңәшен яздырылган видеоязманы социаль челтәрләребезгә урнаштырган идек, фото өстендәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, теләсәгез, кереп карый аласыз.


Сүзебез кишер турында бара икән инде, әлеге тамыразыкның сыйфатлары турында да язып үтик. Без бит инде аны ризык әзерләгәндә генә кулланырга күнеккән, файдасы күплеге һәм көн саен өстәлләребездә бу яшелчәнең булырга тиешлеге турында әллә ни уйланып тормыйбыз. Ә юкка! Йомшаганын көтеп, аннары чыгарып атканчы – ашарга кирәк! Аңарда бета-каротин (А витамины), Е, С һәм барлык В төркеме һ.б. витаминнар, кальций, магний, натрий, күкерт, фосфор, хлор һәм антиоксидантлар бар.
 

Кишерне даими кулланганда, алар барысы бергә организмга йогынты ясап, иң киң таралган авыруларны кисәтә:

Рак авырулары куркынычын киметә;
Холестеринны киметеп, кан тамырларын ныгыта;
Гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга булыша;
А витамины күз алмасы сәламәтлеген саклый;
Анемиядән профилактик чара булып тора;
Шулай да, бик күп файдалы сыйфатларына карамастан, кишерне кискен панкреатит һәм хроник бавыр, ашказаны асты бизе авырулары булганнарга, шикәр диабетлы, ашказаны җәрәхәтле, колит һәм гастритлы кешеләргә сак кулланырга кирәк. Кишергә, бик сирәк булса да, аллергия булырга мөмкин. Әгәр дә бар икән, бавырыгызны
А витаминын үзләштерүенә тикшертергә кирәк.
Эчәклекне яман шеш ләрдән, инфекциядән һәм эч катудан саклый;
Клетчатка һәм калий булганлыктан, кан басымын киметә;
К2 витамины сөяк ләр дәге кальцийның юылуына киртә булып тора;
Күп төрле биологик эффектлар аркасында гомерне озайта һәм төрле сәбәпләрдән үлү куркынычын киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев