Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Йөткерүдән суган чәе булыша

Көз – салкын тиюләр, борын йомшарулар сезонын ача һәм беребезнең дә аларга бирешеп торасы килми, ә инде эләккән икән, ничек тә тиз арада котылу юлларын эзлибез. Әлеге тәкъдим ителәчәк чара үпкәләрне, йоткылык өстен, бронх­ларны ныгыта. Ике-өч тапкыр кулланганнан соң ук йөткерүне баса һәм томауны бетерә.

Төнәтмәне йокларга ятар алдыннан гына, атна дәвамында берәр стакан эчәргә кирәк. Аннары бер атна ял итәргә һәм тагын бер кабатларга.

Суган чәен әзерлисе бик җиңел: уртача зурлыктагы бер баш суганны, кабыгы астындагы бер кат каты катламын калдырып, чистартырга һәм турап бер стакан кайнар суга салырга. Нәкъ 12 минут төнәткәннән соң, сөзеп, бераз гына шикәр комы яки кайнатма кушып, эчәргә. Артыннан бер чәй кашыгы бал кабып куегыз (әгәр дә булмаса, ансыз да ярый) һәм төренеп ятыгыз. Шуларны 15 минут эчендә эшләп өлгерегез, чөнки аннары шифалы үзлекләре сакланмый.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев