Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Инфекция йоктыруның төп үзлекләре турында безгә Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы Валерия Феоктистова аңлата

18 - 24 март - йогышлы авыруларны профилактикалау атналыгы (Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысасында)

Авыру чиста кулларны яратмый

Йогышлы авыруларны микроорганизмнар авыру кешедән сәламәт кешегә күчерә.

Инфекция йоктыруның төп үзлекләре турында безгә Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы Валерия Феоктистова аңлата:
 

  • 1. Һава-тамчы юлы белән йога (грипп, салкын тию авырулары, коклюш, туберкулез, дифтерия, кызамык һ.б.) - профилактика өчен битлек кию, биналарны җилләтү, бер урында  күп санлы кешеләрнең туплануына юл куймау кулланыла.
  • 2. Алиментар (азык-төлек аша) юл  белән (барлык эчәк инфекцияләре, сальмонеллез, дизентерия, А вируслы гепатит) - шәхси гигиена, кулларны, азык-төлекне юу мөһим роль уйный.
  • 3. Җенси юл (В һәм С вируслы гепатитлар, ВИЧ-инфекция һ. б.) - мондый инфекцияләрне профилактикалауның мөһим аспекты булып барьерлы саклану чараларын куллану тора;
  • 4. Кан юлы (В гепатиты, ВИЧ- инфекция) - бу очракта йогышлы авыруларны кисәтергә стериль хирургия  инструментлары, татуировкалардан баш тарту (бигрәк тә өй шартларында) ярдәм итәчәк.

Йогышлы  авыруларны профилактикалау индивидуаль (вакцинация, гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару) һәм иҗтимагый профилактиканы (эш урынында сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт һәм көнкүреш шартлары булдыру) үз эченә ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев