Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Иммунитет күтәрүнең алты кагыйдәсе

Хәзер иммунитет турында сөйләшү беркайчан булмаганча актуаль.

Безгә таныш булган авыруның барлык дулкыннары да безне читләтеп узып китсен, вируслар һәм инфекцияләр тию куркынычы кимесен өчен, без иммунитетның ныклыгын кайгыртырга тиеш. Моңа ирешү өчен кайбер үтә гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Баллы ризыклардан читләшү
Шикәр - ялкынсыну процессларының чыганагы. Аның фигура өчен генә түгел, безнең иммунитет өчен дә зыянлы булуы күп тапкыр исбатланган. Аңардан тулысынча баш тартырга кирәк. Исегездә тотыгыз, шикәр алмаштыргычлар да кирәк түгел.

Икмәктән баш тарту
Барлык камыр ризыкларын, икмәкне, тәм-томнарны бик нык киметергә кирәк. Бигрәк тә чүпрәле икмәктән баш тартырга киңәш ителә. Анда термофиль чүпрә, ясалма гөмбә микроорганизмнарының билгеле бер төре бар, аларны хәтта берничә йөз градустан югары температура да үтерми. Безнең организмда алар актив тарала һәм үз ишләренә — шул ук патоген гөмбәләргә үсеш бирә.

Су балансын сакларга
Һәрберебезгә кирәкле нәрсә — суны җитәрлек кадәр куллану. Бу сәламәт калуның иң җиңел ысулы – көненә ким дигәндә, 2 литр су.

Эчәклеккә ярдәм итәргә
Иммунитетның 80 проценты эчәклектә формалаша. Үз эчәклегеңә ярдәм итәр өчен күбрәк үсемлек ризыгы кулланырга, иртәнге ашка микробиотлар өстәргә (кефир һәм башкалар) кирәк.

Күбрәк цинк һәм селен
Цинк һәм селен - безнең иммунитет ярдәмчеләре. Аларны азык-төлеккә өстәмәләр рәвешендә кабул итәргә була. Әгәр БАД эчәргә теләмисез икән, рационга күбрәк кузаклы ризыклар, ярмалар, яшел тәмләткечләр, чикләвек, сарымсак кертергә киңәш ителә.
А, B5, C, D, F, PP витаминнары булган ашамлыклар
Бу витаминнар кишер, кызыл борыч, лимон, гөлҗимеш һәм башкаларда күп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

41

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X