Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Җимеш агачларыгыз сәламәт булсын

Барыгыз да бакчаларыгыздагы җимеш агачларының кәүсә һәм ботакларын агартып өлгердеме инде? Юк, икән, әлеге катнашманы кулланып карагыз әле.

10 литрлы чиләккә 2-3 кг акбур, 500 гр бакыр купоросы һәм 100 гр казеин челеме (клей) кирәк булачак.
Казеин челеме салып болгатылган кайнар суда бакыр купоросын эретегез. Килеп чыккан катнашма куелыгы буенча каймакны хәтерләтергә тиеш.
Шуның белән эшкәрткәннән соң агачның кәүсәсе һәм скелет ботак лары чистарып китә. Бу состав яңгырларга да чыдамлырак, озаграк тора һәм бакыр купоросы аркасында агач кайрысын да яхшырак зарарсызландыра.
Ә язын агарту эшен яфраклар шытканчы, март-апрель айларында, җир, аңарда кышлаган корткычлар уянырлык дәрәҗәдә җылынганчы башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев