Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Җиләк-җимешләр турында 7 миф һәм факт

Сез боларны белергә тиеш

1. Җимешләрне глазировкалау куркынычмы

Миф: җимешләр озаг­рак саклансын һәм матур итеп ялтырасын өчен, аларны бик зарарлы химик состав белән майлыйлар.
Дөрес: бу алай түгел. Аларның куркынычсызлыгы лаборатория тикшеренүләре белән исбатланган. Шуңа күрә алма яки апельсин өслегендәге ялтыравыкларны чиста суда җентекләп юарга гына кирәк.


2 Яшелчә һәм җимеш­ләрне ничек дөрес юарга?

Миф: аларны губка һәм юу чаралары белән кайнар суда юарга кирәк.
Дөрес: шома кабыклыларны чиста агым суда юу җитә. Тамыр яшелчәләрне губка белән юарга була. Искәрмә буларак, кайбер эссе илләрдә йогышлы авырулар таралмасын өчен җиләк-җимешне махсус сыеклык белән юалар һәм агым суда чайкатып алалар.


3. Барлык җимешләрне дә юарга кирәкме?

Миф: банан, апельсин, мандаринны юмаска була.
Дөрес: җимешләрне юарга кирәк, чөнки мик­роблар кабыктан – кулларга, ә аннан җиләк-җимешнең үзенә эләгергә мөмкин.


4 Бәрәңге эчендәге кара таплар нәрсәне аңлата?

Миф: бәрәңге эчтән үлемгә китерә ала торган агулы химикатлар аркасында карала һәм аны ашарга ярамый.
Дөрес: бу алай түгел. Эчтән каралган бәрәңгене чыннан да ашарга ярамый: ул коры черек (фузариоз) белән зарарланган. Ул азотлы ашламалар куллану, югары температурада саклау аркасында барлыкка килә. Сатып алыр алдыннан берничә бәрәңгене кисеп тикшереп карагыз.


5. Сезонлы җимешләр генә файдалымы?

Миф: җирле сезонлы яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр генә файдалы, калганнары зарарлы, чөнки аларны саклау өчен зарарлы химия белән эшкәртәләр.
Дөрес: чынлыкта, транспортлау һәм саклау өчен иң көчле яки өлгермәгән җимешләр сайлана. Озак саклаганда, кайбер витаминнар чыннан да таркала. Әгәр дә алар техник регламент таләп­ләренә туры килә икән, сәламәтлек өчен зарарлы түгел. Киңәш: иртә карбыз һәм кавын сатып алмагыз. Тизрәк өлгерсен өчен, аларны азотлы ашламалар белән тукландыралар. Шуңа күрә аларда нитратлар булырга мөмкин.


6. Иң файдалысы яңа җыелганнарымы?

Миф: яңа җыелган яшелчәләр, хәтта теплицаныкылар да консервланганнан яки туңдырылганнан яхшырак.
Дөрес: юк, теплица сортлары авыруларга иң чыдам һәм озак саклана. Уңыш чорында консервланган яки тиз туңдырылган яшелчәләр (Россиядә бу июльдән сентябрьгә кадәрге чор) күпкә тәмлерәк һәм хуш ислерәк.


7. Гадәти булмаган яшелчәләр каян килә: сары помидор, ак баклажан?

Миф: барлык яшел­чәләр дә гадәти булмаган төстә – ген үзгәртелгән һәм сәламәтлек өчен куркыныч.
Дөрес: бу алай түгел. Гадәти булмаган төстәге яшелчәләр селекция нәтиҗәсе, алар геннар белән үзгәртелмәгән. Азык кыйммәте буенча алар, сирәк кенә очрак­лардан тыш, үзләренең традицион төсмерле туганнарыннан аерылмый диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев