Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Язгы витамин-редис нинди витаминнарга бай

Рәсәйгә редисны, бәрәңге кебек үк, Петр I алып кайткан.

Голландиядә авыз итеп караганнан соң, патша, әлеге яшелчә безнең өстәлләрдә дә булырга тиеш, дип уйлаган. Һәм бик дөрес эшләгән, чөнки редис файдалы матдәләргә бай.

Витаминнар бик күп, бигрәк тә В, СС, Р төркемнәре. Алар иммунитетны ныгыта, организмны сәламәтләндерә һәм саклану сыйфатларын яхшырта. Аңардагы файдалы микро һәм макро-элементлар:кальций, цинк, йод, магний, бакыр, марганец, фосфор һәм натрий турында китап язарга була.

Фитонцидлар (бактерия, микробларны үтерүче) һәм органик кислоталар запасы зур. Бактерияләргә каршы көрәшүүзлегенә ия әлеге компонентлар организны төрле бактерия һәм вируслардан саклый. Ашкайнату системасы халәтен яхшырта.

Редиста клетчатка күп. Ул эчәклек тракты, йөрәк авырулары, шикәр диабеты белән бәйле күп кенә чирләрнең азып китүен тоткарлый. Матдәләр алмашын нормальләштерә һәм ябыгуга ярдәм итә.

Бу яшелчәдә эфир майлары да бар. Редиска әче тәмне, составында шактый булган горчица мае бирә. Эфир майлары тәндә су һәм липид (май балансын торгызырга, шешенүне бетерергә һәм эчке энергияне арттырыр-
га булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев