Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яратучы – елатмый...

Кыз егетне бик тә яраткан. Табыну дәрәҗәсенә җитеп яраткан. Әгәр дә тегесе теләсә, гомерен дә бирергә риза булган. Ә егет аны ярата алмаган.

Кыз егетне бик тә яраткан. Табыну дәрәҗәсенә җитеп яраткан. Әгәр дә тегесе теләсә, гомерен дә бирергә риза булган. Ә егет аны ярата алмаган.
Кыз тормышыннан бөтенләйгә югалу урынына, аны газапланырга мәҗбүр иткән. Кичләрен кыз янына килеп, үлеп яратам, дигән, ә иртән юкка чыккан һәм шуннан бик озак күренмәгән. Аннары килгән, гафу үтенгән һәм кабат югалган. Бу шулай дәвам иткән...
Кыз, бер нәрсәнең асылына төшенгәнче, төннәрен озаклап яшь түккән. Ниһаять, аңлаган – аның күз яшьләренә беркем дә лаек түгел, ә лаек кеше аның елап газаплануына юл куймаячак һәм сәбәп бирмәячәк.
Шуннан соң ул йөрәген гел телгәләгән егетне кичермәскә үзендә көч тапкан. Әлбәттә, сөеклесе белән мәңгелеккә хушлашу аңа авыр булган. Булмагае... Хәзер инде ул дөньяда аны еларга мәҗбүр итмәячәк кеше барлыгын тәгаен белгән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев