Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яман шештән сакланып була

4 февраль - Халыкара яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова киңәш бирә.

Онкология авыруларын даими рәвештә тикшеренеп тору һәм диспансерлаштыру ярдәмендә диагностикаларга мөмкин.

Мондый авыруны профилактикалауның иң яхшы ысулы - сәламәт яшәү рәвеше алып бару, әйтик:

  • 1. алкоголь  һәм тәмәке кулланудан баш тарту;
  • 2. рациональ туклану;
  • 3. нормаль тән авырлыгын саклау һәм симерүгә каршы көрәш;
  • 4. даими физик күнегүләр.

Онкология авыруларын иртә ачыклау иң эффектив дәвалау мөмкинлеген бирә. Күпчелек куркыныч факторлар кешенең тәртибенә бәйле һәм аны җайга салырга мөмкин.

Алкоголь - тискәре фактор

Халыкның алкоголь куллану нәтиҗәләре турында мәгълүматлы булуы буенча тикшеренүләр күрсәткәнчә, аларның 13 проценты гына спиртлы эчемлекләр эчү һәм онкология авырулары үсеше арасында турыдан-туры бәйләнеш күрә.

Канцероген матдә - яман шеш күзәнәкләренең барлыкка килүенә һәм үрчүенә китерүче матдә. Һәр алкогольдә булган этанол 1 төркем канцерогеннарга керә, шуңа күрә спиртлы эчемлекләр яман шеш үсеше куркынычын арттыручы беренчел фактор булып кала.

Алкоголь яман шеш авыруы үсешенә этәргеч булырга мөмкин:

  • - Тамакта, ашказанында, күкрәктә (сөт бизләре), бавырда, ашказаны асты бизендә, эчәклектә.

Статистика буенча, яман шештән үлгән кешеләрнең 5,8%ы даими рәвештә алкоголь кулланган. Шулай итеп, 16 яман шеш белән авыручының кимендә берсе спиртлы эчемлекләр куллану аркасында авырып киткән.

Алкогольне артык куллану бавыр циррозы белән тәмамланырга мөмкин. Бу органның күзәнәкләре үлә башлый, алар урынына җәрәхәтләр барлыкка килә. Бавыр җыерчыклана, формасы үзгәрә, кечерәя башлый. Цирроз нинди дә булса вирус белән бергә (мәсәлән, В гепатиты) бавыр яман шешенең төп сәбәпләренең берсе булып тора.

Онкология авыруының барлыкка килү ихтималы турыдан-туры кешенең алкогольле эчемлекләрне күпме һәм ничек еш куллануына бәйле. Мәсәлән, көненә 4 бокал кызыл шәраб эчкән гүзәл затларда күкрәк рагы барлыкка килү куркынычы 50%ка арта.

Күп илләрдә алкоголь куллану зур медицина проблемасына әверелде. Хәзерге вакытта онкологлар алкогольнең «рөхсәт ителгән» дозасының төгәл чиген ачыкламаган, шуңа күрә профилактика максатларында спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмаска  кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев