Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Грушаларны сирәкләүнең 8 кагыйдәсе

Югалмасын, үзегезгә алып саклагыз!

  • 1нче кагыйдә - грушаны ел саен сирәклиләр. Агач барлык көченә үссен өчен, артык ботакларын ел саен кисәргә кирәк. Бу ябалдашы һәм җимешләре формалашуын тизләтә.
  • 2нче кагыйдә - беренче ботакларына кадәр агач кәүсәсенең озынлыгы 60 сантиметрдан ким, 90 сантиметрдан артык булмаска тиеш. Моны беренче елдагы сирәкләү билгели. Ботакларны 1 метр биеклектә калдырып киссәгез, ябалдаш артык биеккә китә, бу алга таба уңыш җыюны авырлаштыра. Ә артык тәбәнәк калдырган ботаклар агач төбен иркенләп йомшартырга комачаулый һәм уңыш җиргә тиеп, диярлек, торачак.
  • 3нче кагыйдә - көчле вертикаль ботакларны сезон дәвамында кисеп торалар. Алар паразит ботаклар. Аларда җимеш булмый, ә үзләренә, җимеш бирә торган ботакларга тиешле файдалы матдәләрне һәм элементларны суырып торачаклар.
  • 4нче кагыйдә - сирәкләгәндә ябалдашны максималь үтә күренмәле ясарга тырышыгыз. Ябалдаш куе булмаганда, җимешләр җитәрлек яктылык ала һәм бу аларга тизрәк өлгерергә, витаминнар тупларга мөмкинлек бирә.
  • 5нче кагыйдә - көчле ботакларны, буйсыну принцибын саклап, яхшы үскән ян ботакларга күчерергә кирәк. Бу көчле ботакларның аста, ә көчсезрәкләренең өстә урнашуыннан гыйбарәт.
  • 6нчы кагыйдә - өскә үсүче скелет ботакларын кырыйга юнәлгән эчке бөрегә кисәргә кирәк. Бу алга таба әлеге ботакны горизонталь итәргә мөмкинлек бирә.
  • 7нче кагыйдә - ябалдашта көндәшләр булырга тиеш түгел. Үзәк кәүсә белән янәшә урнашкан яки скелет ботаклардагы барлык көчле яшь ботакларны кисеп атырга яки 3-5 бөрегә кадәр кисеп, көчсезләндерергә кирәк.
  • 8нче кагыйдә - ботакларны боҗрага түгел, ә яхшы үсеш алган ян үсентегә кисәләр. Груша, алмагачтан аермалы буларак, яхшы ботак үстерү сыйфатына ия. һәм, әгәр дә боҗрага киссәң яки кечкенә ботак калдырсаң, бу урында көчле вертикаль ботаклар барлыкка киләчәк, ә алар файдасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев