Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гриппка каршы прививка ясатуның биш сәбәбе

2024/25 эпидемия сезонында нинди яңалык көтелә?

Гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланган вакыт. Кызганычка, әлегә респиратор инфекцияләрнең якынлашып килүче эпидемик сезоны ничек узачагын төгәл әйтү кыен. Әмма Көньяк ярымшарда грипп вирусларының циркуляциясен күзәтү мәгълүматларына йөз тотыла һәм нинди вирус өстенлек алачагы фаразлана.

Эш шунда ки, Көньяк ярымшар илләрендә грипп вирусларының сезонлы активлыгы җәй айларында бара. Циркуляцияләүче штаммнарның составы анализланып, кайсыларының «агрессив» булуы исәпкә алынып, ел саен гриппка каршы вакцина ясала.

Прививканы нинди очракларда ясатырга:

1. Авыр өзлегүләрне булдырмас өчен
Грипптан һәркемгә ел саен прививка ясатырга кирәк. Грипп вируслары бик тиз мутацияләнә. Шуңа күрә, бу авыруга каршы вакцина яңа циркуляцияле штаммнарга бәйле рәвештә һәр сезон саен әзерләнә торган бердәнбер вакцина.
Грипп вируслары мутацияләнеп, актив үзгәрергә сәләтле, нәтиҗәдә иске штаммнарга иммунитет безне яңа сезонда яңа генетик вариантлардан сакламаска мөмкин.

2. Хроник авырулар булганда
Аерым куркыныч төркемендә – хроник авырулар (йөрәк-үпкә, бөер һәм бавыр авырулары, шикәр чире, гемоглобинопатия, иммунодефицит) булган кешеләр, шулай ук өлкән яшьтәгеләр. Аларга вакцинация беренче чиратта тәкъдим ителә. Шуны истә тотыйк: вакцина – ул саклагыч скафандр түгел, авыру белән контактта булганда йоктырмау гарантиясен дә бирми. Әмма грипп антигеннары белән «таныш» иммунитет кыска вакыт эчендә саклагыч иммун күзәнәкләрен эшләп чыгаруны башлап җибәрергә мөмкин, шуның нәтиҗәсендә хроник авырулар җиңелрәк узачак.

3. Гаиләдә яшь бала туса
Аның куркынычсызлыгы турында кайгыртырга кирәк. Алты айга кадәр балаларга грипптан прививка ясалмау сәбәпле, гаиләнең өлкән әгъзаларына аны ясату өйдә инфекция таралуны киметүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә? ата-
аналарны вакцинацияләү баланы да саклаячак.

4. Йөкле хатын-кызларга
Йөкле хатын-кызны гриппка каршы вакцинацияләү авыруның катлаулануыннан гына түгел, баланы да сакларга сәләтле. Шуңа күрә, әгәр сез йөклелекне планлаштырасыз икән, шулай ук грипптан прививка ясатырга кирәк.

5. Гаиләдә студентлар яки мәктәп укучылары булса, әгәр һөнәрегез буенча күп санлы кешеләр белән аралашсагыз, җәмәгать транспортында еш йөрсәгез

Бу очракта вакцинация буенча кампания стартын калдырмау мөһим. Контактлар күбрәк булган саен, грипп йоктыру куркынычы да арта. Вирусның таралу радиусы 2-3 метр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев