Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Әгәр салкын күз яшьләрен чыгара икән

Кышын яшь агу күз авырулары турында кисәтә.

Салкын көндә күпләрнең күзләре яшьләнә башлый. Сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин: гади, җиңел генә котылып була торган һәм җитдиерәк. Әгәр дә сез кыш көне урамда елыйсыз икән, күзләрегезнең мондый реакциясенең сәбәбе нәрсәдә икәнен ачыкларга кирәк. Сәламәт кешеләрдә күз яшьләре еш кына җылытылган бүлмәләрдә артык коры һавадан була, алардан сез кискен салкынга чыгасыз, атмосферада төтен газлары концентрациясе бар. Боларның барысы да коры күз синдромы китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, урамга чыгар алдыннан, дымландыру өчен «ясалма күз яше» төрендәге препаратларны тамызырга кирәк.

Кешеләрдә күзнең мөгез катламында (роговица) салкынга һәм җилгә карата югары сизгерлеге генә була. Монда кояштан саклаучы күзлекләр ярдәм итәчәк. Өлкән яшьтәге кешеләрнең дә күзләре яшьләнергә мөмкин. Бу очракта табиблар иртән һәм кич белән күзгә зарядка ясарга киңәш итә. Күзләрне 10-15 тапкыр каты итеп йомып ачу да җитә.

Ләкин салкында һәм авырулар аркасында да күзләр яшьләнергә мөмкин. Алар арасында салкын конъюнктивит та бар. мондый проблема булганда, яшьләрдән тыш, салкында күз кызара һәм кычыта.

Кояштан да аллергия була, ә тагын күз яше каналның үтемлелеге бозылуы мөмкин. моннан тыш, салкында күз яшьләре организмда В2 һәм калий витамины җитешмәсә ага, әгәр мондый проблема булса, сезнең ирен почмакларында яргалану, йокы килү һәм тиз ару билгеләре дә бар, дигән сүз.
Әлеге проблемалар борчыганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев