Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гөмбәләр турында

Ак гөмбәдә РР “йөрәк” витамины күп.

Моннан тыш иммунитет өчен кирәкле булган цинк, йод, бакыр һәм В1 витамины, тимер тозлары бар.

Гөреҗдә – Д витамины чыганагы. Организмны файдалы бактерияләр белән тәэмин итә. Халык медицинасында җебетеп әзерләнгән гөреҗдәне бөергә таш утыруны булдырмас өчен кулланалар.

Әтәч гөмбәсендә А, В1, В2 витаминнары һәм цинк күп. Ул диабеттан файдалы. Эчәклектәге паразитлардан котылырга булыша. Әлеге гөмбә радиоактив матдәләрне үзендә тупламый торган бердәнбер гөмбә.

100 грамм опятада бер тәүлеклек дозада кирәк булган цинк һәм бакыр бар. Аңардагы микроэлементлар пешергәндә яки кыздырганда да югалмый.

Майлы гөмбә (Маслята)
Эшләпәсе ялтырап, майланып торган бу гөмбәне илебезнең ылыслы һәм катнаш урманнарында очратырга мөмкин. Майлы гөмбәләр зур-зур төркемнәр хасил итә. Бу гөмбә артык зур түгел, эшләпәсенең диаметры гадәттә 10–15 см була, шулай да вакыт-вакыт 20 см диаметрлы гөмбәләрне дә очратырга мөмкин. Майлы гөмбәнең эшләпәсе көрән төстә, майланып тора. Эшләпә астында сары губкасыман матдә урнашкан, гадәттә ул мамыкны хәтерләткән ак элпә белән капланып тора. Майлы гөмбәнең тәпие нык, тонык сары төстә. Майлы гөмбәне эшкәртер алдыннан аны әрчиләр – эшләпәсендәге майлы тышчаны салдыралар. Безнең илдә майлы гөмбәне яратып җыялар, пешереп кыздырып ашыйлар, кышка тозлап һәм маринадлап куялар. Бу гөмбә бик файдалы, аның составында D витамины бик күп.

Япониядә ракка каршы кулланыла торган даруларның 30 проценты файдалы гөмбәләр нигезендә ясалган.

Веселка иң тиз үсә торган гөмбә санала. Алар сәгатенә 5 мм булып үсә, әмма ике көннән артык тормый.

350 миллион ел элек Согуд Гарәбстаны территориясендә биеклеге 8-10 метрга җитә торган гөмбәләр үскән.

Белеп тор!

Гөмбәне белмәгән урыннардан, тимер юлы, сәнәгать объектлары, трассага якын җирдән җыймагыз.

Шикле гөмбәләргә кызыкмагыз.

Чери башлаган, кортлы гөмбәләрне алмагыз.

Гөмбәне пакетка җыярга ярамый, алюмин савытта да сакламагыз.

Җыйган гөмбәне бүлмә температурасында өч сәгатьтән артык, ә тозлаган гөмбәне алты айдан да артык сакламагыз.

Балаларга гөмбә ашатырга ярамый.

Гөмбә ашап агулансагыз, “Ашыгыч ярдәм” хезмәте чакыртыгыз. Табиблар килгәнче, агуланган кешегә бер-бер артлы алты стакан кайнаган су эчәргә, косарга киңәш ителә. Ашаган гөмбәгезне ташларга ашыкмагыз, аларны тикшереп авыруга дөрес дәвалану билгеләргә мөмкин. Активлаштырылган күмер эчү дә рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев