Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гөлләр - тәрәз төбе күрке

Күмер - гөлләргә

Активлаштырылган күмерне бакчачылар дару буларак кына түгел, туфракның кислоталылыгын киметү һәм үсемлекләрне тукландыру чарасы сыйфатында да куллана.

Туфрагына активлаштырылган күмер өстәү гөлләрнең тамырлары черүдән, туфрагы күгәрүдән, гөмбәле авырулардан саклый.

Күмер төймәләрен яки порошогын суга салып, шуны үсемлекләргә сибәргә дә, туфракка күмеп куярга да була. Яңа гына ачык грунтка утыртылган үсенте өчен бу бигрәк тә файдалы. Коры күмер артык дымлылыкны үзенә алып, тамырларын черүдән саклый, әмма күмерне артык күп кулланырга да кирәкми.

Үсенте өчен әзерләнгән туфракка да салып калдырырга була аны. Бер тартмага бер-ике вакланган төймә җитә. Үсемлекләрне кисәргә, бүләргә туры килгәндә, киселгән урын череп китмәсен өчен, аңа күмер порошогын сылагыз.

Бер чүлмәккә 1-2 төймәне ваклап яки порошоксыман итеп төеп салырга кирәк. Күмерне калатея, антуриум, кротон, маранта ярата. Гөлләрне күчергәндә, тамырларын, бүлбеләрен төелгән күмер сибеп йогышсызландырырга кирәк.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев