Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гадәттә, симез кеше аз ашый. Ни өчен ул ябыкмый?

Диетолог Алексей Калинчев спорт күнегелүләрен эшләгән вакытта туклану кагыйдәләрен һәм ябыгу өчен дөрес рацион төзү ысулларын атады.

Белгеч сүзләренчә, ябыгуны сәламәт һәм балансланган рацион төзүдән башларга кирәк. Ул билгеләп үткәнчә, ябыгу 70-80 процент — туклануга һәм 20-30 процент спортка бәйле.

 

«Рационнан гади углеводларны, баллы ризыкларны алып ташлагыз. Гади углеводларны катлаулыларына алыштырырга һәм аларны көндезге сәгать дүрткә кадәр генә ашарга мөмкин. Ягъни, иртәнге һәм төшке аш — ул катлаулы углеводлар. Ә соңыннан углеводлар булырга тиеш түгел. Әгәр дә кеше ябыгырга тели икән бу — төп нигез, — ди ул.

 

Диетолог кичке күнегүләр яклы түгел, чөнки алар аркасында кешеләрнең аппетиты ачыла. «Кичке тренировкадан кайткач, өстәл артына килмәү мөмкин түгел. Шул рәвешле төнгелеккә ашказанын тутырып куябыз. Шулай булгач, көнегүләрнең файдасы булмауга гаҗәпләнәсе дә түгел», — ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев