Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Финанс оешмалары һәм кулланучылар: кем хаклы?

Сораулар һәм җаваплар

Җавапны «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы кулланучылар хокукларын яклау һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге мәсьәләләре буенча консультация пункты белгече Надеж­да Александрович бирә:

– Күптән түгел телевидение­дән 2023 елның 1 июленнән кулланучылар кредитына түләүнең максималь кыйммәтен киметүче ниндидер закон үз көченә кергәнен ишеттем? Бу чыннан да шулаймы?

– Әйе. 2023 елның 1 июленнән «Кулланучылар кредиты (займ) турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 29 декабрендәге 613-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде, аның белән куллану кредитының тулы бәясенә түләүнең максималь кыйммәте 365 проценттан 292 процентка кадәр киметелгән һәм кредит килешүе буенча барлык түләүләр суммасының максималь күләме бер елга кадәр бирелгән кредит суммасының 130 процентына кадәр итеп билгеләнгән.

Моннан тыш, физик затларга 15 көнгә 10 мең сумга кадәр бирелгән куллану кредитлары (заемнары) буенча фиксация­ләнә торган түләүләр суммасының рөхсәт ителгән максималь кыйммәте 30%тан 15%ка кадәр киметелгән.

– Мин кредит килешүе буенча бурычымны тулысынча вакытыннан алда түләдем һәм алдан түләнгән, әмма чынлыкта күрсәтелмәгән өстәмә банк хезмәтләреннән баш тартырга теләдем (өстәмә банк хезмәтләре пакеты кулланучы кредиты килешүе гамәлдә булган вакыт дәвамында гамәлдә булган). Әмма банк миңа бу тәкъдимне кире какты. Кредит оешмасының гамәлләре законлымы?

– Юк, банкның гамәлләре законсыз. РФ ГК 781нче маддәсенең 1нче пунктына ярашлы рәвештә, заказчы аңа күрсәтелгән хезмәтләрне түләүле хезмәт күрсәтү килешүендә күрсәтелгән срокларда һәм тәртиптә түләргә тиеш. РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 32нче законы нигезендә кулланучы, әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле факттагы чыгымнарны башкаручыга түләү шарты белән, теләсә кайсы вакытта эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы.

Заемчының куллану кредиты биргәндә күрсәтелә торган өстәмә хезмәтләрдән баш тарту хокукы 2013 елның 21 декабрендәге 353-ФЗ номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» федераль законның 7нче маддәсендә күрсәтелгән.
Шул рәвешле, кулланучының аларны кулланудан баш тартуы сәбәпле өстәмә банк хезмәтләре күрсәтү килешүен вакытыннан алда өзгәндә дә, шулай ук заемчының кредит йөкләмәләрен вакытыннан алда үтәве аркасында кулланучы кредит килешүен туктаткан очракта да, әгәр кредит килешүе кысаларыннан тыш өстәмә хезмәтләр күрсәтү буенча мөнәсәбәтләрне саклау яклар тарафыннан каралмаган булса, банкның кулланучы тарафыннан түләнгән, әмма чынлыкта үтәлмәгән бәясен үзендә калдыруы банк ягыннан нигезсез булып санала.

Әгәр дә кулланучылар кредиты килешүендә аның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң өстәмә банк хезмәтләре дәвам итү турында шарт булмаса, сез, килешү буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнарны түләү шарты белән, теләсә кайсы вакытта банк тарафыннан бирелгән өстәмә хезмәтләрдән баш тартырга хокуклы.


– Хезмәттәшемнән тиздән финанс оешмалары аларның хезмәтләрен кулланучыларның мөрәҗәгатьләренә 15 көн эчендә җавап бирергә тиеш булачак дигән закон үз көченә керәчәген белдем. Бу дөрес­ме?

– Әйе. 2024 елның 1 июленнән «Россия Федерациясе Үзәк банкы (Россия Банкы) турында» федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерация­се закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану хакында» 2023 елның 4 августындагы 442-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керәчәк. Нәтиҗәдә финанс хезмәтләрен кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен карау­ның бердәм тәртибе кертелә.

Кредит, иминият, микрофинанс, клиринг оешмалары, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары, Кредит тарихлары бюросы һәм башка финанс оешмалары гомуми кагыйдә буенча мөрәҗәгатькә 15 эш көне эчендә җавап бирергә тиеш булачак. Карар кабул итү өчен күбрәк мәгълүмат кирәк булса, бу вакыт 10 эш көненә озайтылырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев