Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Фейхоа ашар чак җитте

Көз ахырында, кыш башында базар киштәләрендә фейхоа җимеше барлыкка килә. Ул гадәти булмаган тәме белән гаҗәпләндерә, өстәвенә йодка, витаминга бай булуы белән аерыла.

 Фейхоа диетик продукт булып санала. Андагы йод күләме хәтта диңгез ризыкларына караганда да күбрәк. Калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен, эч катканда, витаминнар җитмәгәндә, атеросклероз вакытында, йөрәк, бавыр, баш мие, ашказаны, бөер кебек мөһим әгъзаларның тулы канлы эшчәнлеген тәэмин итү, нервларны ныгыту өчен фейхоа бик файдалы. Кабыгындагы көчле антиоксидантлар онкология чирләрен булдырмый калуда булыша. С витамины салкын тигәндә, иммунитетны күтәрү өчен дә яхшы. Шуңа да үз рационыбызга бу гаҗәеп җимешне кертик әле.

Кайнатмалар әзерләү сезоны артта калды дип уйласагыз, ялгышасыз. «Салкын кайнатма» әзерләр чак җитте. Аның өчен плитә янында озак басып торасы түгел, бары тик ярты сәгать вакыт кирәк. Хуш исле кайнатма суыткычта әйбәт саклана.

Фейхоаны сатып алыр алдыннан, яхшылап карагыз. Тышында кара таплар, сыдырылган урыннары һәм артык вак булмасын. Кабыгы яшел төстә булса яхшы.

Юып, чистарткан җимешне яртылаш кисеп, иттарткычтан чыгарырга һәм шикәр комы белән болгатырга (1кг фейхоага 1 кг шикәр комы кирәк). Әзер кайнатманы банкаларга тутырып куясы гына кала.

Шундый ук катнашмага имбир тамырын иттарткычтан чыгарып кушсагыз да була. Шулай ук, бик файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев