Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Файдалы-файдасыз җиде ризык

Роспотребнадзор кисәтә!

Роспотребнадзор мифларны юкка чыгара һәм нинди ризыкларны файдалы һәм диетик дип саналуын сөйли, ә чынлык­та алар зарарлы һәм үз рационыңа кертмәү хәерлерәк.

Исемлектә беренче булып татлы йогуртлар һәм эремчекләр тора. Чынлыкта, аларда шикәр күп һәм бу тәм-томның бер өлешен генә ашап та, үзең сизмичә тәүлек­леклек шикәр дозасын алырга мөмкинсең.

Икенчеләре – соклар һәм нектарлар. Пакетлы эчемлекләр турында сүз барганда, аларда витаминнар аз, ә менә җитештерүчеләр аларның тәмен яхшырту өчен шикәр комын бик күп куша.

Өченчесе – сөт ашамлыклары. Май азрак булган саен, аларның файдасы түбәнрәк була, дип билгеләп үтәләр Рос­потребнадзорда. Мондый эремчектән яки сөттән кальций организм тарафыннан начаррак үзләштерелә. Өстәвенә, аларга тәмен яхшырту өчен төрле шикәр өстәргә мөмкинннәр.

Дүртенчесе – мюсли. Аларда, кагыйдә буларак, шикәр генә түгел, ә үсемлек майлары рәвешендә күп май да бар. Ә киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвекләрнең күләме һәрвакытта да дөреслеккә туры килми. Шуңа күрә аларны үзегез әзерләү яхшырак.

Бишенчесе –тиз әзерләнә торган боткалар. Аларда ярма, кагыйдә буларак, нык вакланган һәм парланган, бу аның туклыклылыгын нык киметә. Аның урынына кеше шикәр, тәм көчәйткечләре, синтетик хуш исләр һәм башка зарарлы өстәмәләр өстәлгән «буш калорияләр» ала.

Алтынчысы –протеинлы батончиклар. Монда төп куркыныч җитештерүчеләрнең намуссызлыгы һәм маркировканың дөреслеккә туры килмәве белән бәйле. Аларның калориясе, шулай ук май һәм углеводлар турында мәгълүмат түбәнәйтелеп бирелә, ә аксым күрсәткечләре, киресенчә, арттырыла.

Җиденчесе – глютенсыз ризык­лар. Җитештерүче аны башка нәрсә белән алыштырырга тырышуы нәтиҗәсендә ризык протеинга ярлы була һәм тиз углеводлар белән баетыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев