Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Елан чакса, нишләргә?

Зыян күрүчегә беренче ярдәм турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйли.

"Жгут салырга яки салкын әйбер куярга, тәннең зыян күргән урынын кисәргә яки яндырырга ярамый. Кара елан агуында аксым күп. Ул кан белән тәэмин ителешне боза, лимфостаз китереп чыгара. Кан агу акрыная. Шуның хисабына кул-аяклар өч-дүрт тапкыр зурая. Медицина ярдәме дөрес күрсәтелмәсә, кеше аяк-кулын югалтырга мөмкин", — дигән белгеч.

Урманга, сулыкка яки болынга барганда аллергиягә каршы антигистаминлы һәм гормональ препаратлар алырга киңәш ителә. Елан чакканнан соң кеше бу ике препаратны кабул итсә һәм күп итеп чиста су эчсә, кешенең хәле җиңеләячәк.

"Дару эчкәч, агу таралмасын өчен,  аяк-кул хәрәкәтен чикләгез. Имгәнүчене ашыгыч рәвештә үзәк район хастаханәсенә озатырга кирәк.

Бу хакта Интертат яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев