Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Эчәклекне чистарту – сәламәтлекне ныгыта

Сизелерлек нәтиҗәгә ирешү өчен ай дәвамында түбәндәге бик файдалы катнашманы кулланырга туры киләчәк.

Сезнең, эчәклек чистару нәтиҗәсендә авырлыгыгыз гына кимеп калмас, бит тирегез дә үзгәрер, чәч һәм тырнакларыгыз да ныгыр.
Кирәк булачак:

  • 5 аш кашыгы солы ки сәкләре (хлопья)
  • 5 аш кашыгы су
  • 1 аш кашыгы сөт яки 1 чәй кашыгы сөт өсте
  • 1 чәй кашыгы бал
  • 5 чикләвек.

Кичтән 5 аш кашыгы солы кисәкләрен 5 аш кашыгы кайнатылган салкын су белән кушып калдырырга (әгәр дә иртә белән ясасагыз 15-20 минут көтәргә туры килер).

Иртән шуңа 1 аш кашыгы сөт яки 1 чәй кашыгы сөт өсте, 1 чәй кашыгы бал һәм 5 кисәк әстерхан яки фундук чикләвеге салып, болгатырга.
Аннары бик яхшылап чәйнәп ашарга. 3 сәгать бернәрсә дә ашамаска һәм эчмәскә. Вакыт узгач кына, яратучылар каһвәләрен эчә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев