Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Эчәклекне чистарт, ябыгырсың да...

Сизелерлек нәтиҗәгә ирешү өчен ай дәвамында ризык белән бик тә файдалы «скраб» кулланырга кирәк. Сезнең эчегез генә «шиңеп» калмыйча, бит тирегез дә үзгәрер, чәч һәм тырнакларыгыз ныгыр.

Кирәк була:

  • 5 аш кашыгы – солы кисәкләре (хлопья);
  • 5 аш кашыгы – су;
  • 1 аш кашыгы – сөт (яки 1 чәй кашыгы сөт өсте);
  • 1 чәй кашыгы – бал;
  • 5 данә – чикләвек.

Әзерләү:

  1. Төнгә 5 аш кашыгы солы кисәкләрен 5 аш кашыгы кайнатылып суыткан су белән кушып калдырырга.
  2. Иртән шуңа 1 аш кашыгы сөт яки 1 чәй кашыгы сөт өсте (сливки), 1 чәй кашыгы бал һәм 5 данә әстерхан чикләвеге яки фундук кушарга.
  3. Яхшылап болгатырга һәм аннары җиренә җиткереп чәйнәп, ашарга.
  4. Шуннан соң 3 сәгать бернәрсә дә ашамаска һәм эчмәскә.
  5. Күрсәтелгән вакыт чыккач, яратучылар үзләренең кәһвәләрен эчә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев