Яшел Үзән

Дөрес тукланабызмы?

***

1. Сыер мае. Ул витаминнар, минераллар, кирәкле холес терин һәм май кислоталары (омега - 3, омега - 6) бай. Әлеге майның безнең организмга, күзәнәкләрдән алып, ми һәм нерв системасы, матдәләр алмашы, иммунитет һәм, хәтта, күз күременә кадәр файдасы зур.

2. Тозлы (квашеная) кәбестә. Бәлки, аның әчегән исен һәм тәмен яратмаучылар да бардыр. Әмма аны, һичшиксез, авыз итеп карарга кирәк. Мондый кәбестәдә пробиотиклар һәм пребиотиклар (гади генә әйткәндә, эчәклегебездә файдалы бактерияләр булдыручы) бар. Ашкайнату системасында бактерияләрнең сәламәт балансы бик тә әһәмиятле. Алар:
баш миенә серотонин бүлеп чыгарырга сигнал биреп, тынычландыра;
инсулинның артык күп бүленеп чыгу патологиясенә каршы тора;
ялкынсынуны киметеп, аның белән бәйле бик күп кенә авыруларны булдырмый.

3.Форель балыгы. Ул аксымның иң бай чыганагы түгел, әмма D витаминына бай. Беренчедән, бу витамин май эретә һәм нәкъ менә майлы балыктагысы яхшы үзләштерелә. Икенчедән, форельдә D3нең (холекальциферол) иң яхшы формуласы. Ул, мускул тукымаларына турыдан-туры йогынты ясарга һәм мускулларның үсешен әкренәйтүче протеин күләмен киметергә сәләтле актив форма.

4.Карабодай. Ул шулкадәр файдалы ки, хәтта углеводлардан куркучыларга да уйланыр га кирәк. Карабодай кыяклы (злак) үсемлек түгел, аңарда глютен юк һәм ул канда шикәр микъдарын арттырмый. Туклану хисен дә озак вакыт сакларга сәләтле.
5.Имбир. Аңарда файдалы сыйфатлар бик күп. Ул ялкынсынуга каршы торучы табигый кушылмаларга бай. Организмдагы ялкынсыну процессын киметеп кенә калмыйча, ракка каршы да көрәшергә мөмкин.

6. Тозланган (квашеные) яшелчәләр. Эчәклекнең сәламәтлеге, организмда эшкәртелмәүче җепселләр (алар әчетелгән яшелчәләрдә күп тә инде) белән тукланучы файдалы бактерияләрдән тора. Сәламәт ашкайнату организмның башка бик күп системаларына ярдәм итә һәм аңа моның кадәр пребиотикны тозланган яшелчәләрдән дә күбрәк бирүче юк.

7. Бавыр. Мөгезле эре терлек бавыры – теләсә нинди спортсмен өчен файдалы матдәләр байлыгы. Элекке атлетлар моны бик яхшы белгән һәм ул аларның рационында даими булган. Бер граммга нутриентлар (организмга һава кебек кирәк булган биологик актив элементлар) күләме буенча аңа тиңнәр юк.

8. Кефир. Бик файдалы эчемлек. Ул ашкайнатуга алыштыргысыз ярдәм итүче һәм иммун системасын ныгытучы бактерияләргә бай.

9. Тавыкның түш ите. Шулай ук, спортсменнар ризыгы. Әмма, шул ук тавыкның бот итләре файдалырак. Аларда аксым азрак, ләкин файдалы майлар күбрәк.

10.Җаныгыз теләгән ризыклар. Әйе, туклану режимына бик зарар китермәслек ризыклардан башка тормышның яме бетә. Әгәр дә тулаем файдалы продуктлар белән генә туклансагыз, ерак китә алмассыз.
11. Кабаклылар. Әлеге төркемгә кергән яшелчәләрне бездә кулланалар, әмма җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Кабаклыларда, шулай ук, азык җепселләре бар, әмма аларда су һәм крахмаллы углевод бераз, кайсыбер төрләрендә шикәр дә бар. Зур яшелчәләр тиз тукландыралар, шунлыктан аларны күп ашап булмый. Әгәр дә сез диетада икән, ашыйсы килү тойгысын басар өчен – кабак менә дигән углевод.

12. Ливер (терлекнең эчке органнары). Без еш кына, витаминнар, минераллар һәм башка файдалы матдәләр алу өчен яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк, дигәнне ишетәбез. Әмма, чынлыкта, аларны төрле чыганаклардан алырга кирәк икән, шул исәптән, хайваннардан.
Май кислотасы омега – 3нең үсемлек формасы организмда файдалы төргә начар күчә;
Гемоглабинга бик тә кирәкле тимер кеше организмында бик яхшы үзләштерелә, ә ул бары тик хайван чыганакларында гына бар;
В12 витамины бары тик хайваннардан алынган продуктларда гына була, ә аның үсемлек формасы, хәтта, организмга сеңәргә комачаулый да әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: