Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Димәк, вакыт җиткән

Яши-яши, тирәлегебез генә түгел, организмыбыз да чүпләнә, анда да кирәкмәгән нәрсәләр туплана.

Түбәндәге билгеләрне үзегездә сизсәгез, димәк аны чистартырга вакыт җиткән яки инде узып та киткән, дигән сүз.


Аручанлык. Эшкә сәләтлелек кимү һәм ару – организмда агулану матдәләре тупланудан барлыкка килә.

Ярсучанлык. деп рессия, тотрыксыз психологик һәм эмоциональ халәт. Организмдагы агулану дәрәҗәсе югары булганда, барлык күзәнәкләр дә файдалы матдәләрне алып бетерми, шул исәптән нервлар да һәм бу вакытта нерв системасы дөрес эшләмәскә мөмкин.

Кинәт килеп чыккан аллергияләр. Әгәр дә сез беркайчан да аллергиягә бирешмәгән, ә хәзер кинәт нәрсәдәндер томау төшә, төчкертә һәм күздән яшь ага башласа, димәк, зарарлы матдәләр дәрәҗәсе артык күп.

Тәнгә әйберләр чыгу. Тиредәге ялкынсынулар ашказаны-эчәклек тракты эшчән леге белән бәйле һәм организм ның югары дәрәҗәдәге «пычырану» нәтиҗәсе булып тора.

Эчәклектә һәм ашказанында дискомфорт.  Андый катлаулы уңайсызлыклардан интегәсез икән, организмыгызда патоген микроорганизм нар (гөмбәчекләр, паразитлар, вирус һәм бак терияләр һ.б.) күбәйгән. Аларны чыгарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев