Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

дару төймәсеннән башка гына температураны төшерәбез

Тән кызуын баса торган файдалы үсемлекләр:

? кура җиләге сабаклары (юанрак булган саен яхшырак) – иң көчле тирләтүче һәм тән кызуын басучы чара – 20-30 минут кара-кызыл төскә кергәнче кайнатырга һәм көнгә берничә тапкыр эчәргә. Чәчәкләре һәм җиләкләре дә файдалы.

? юкә чәчәге – бер алманың кабыгы белән бергә кайнатырга, бал кушып, кайнар килеш бер-бер артлы 3-5 чынаяк эчәргә.

? тал кайрысы – салицил кислотасының табигый чыганагы – 20 г уылган кабыкны 200 мл кайнар суда төнәтергә, 30 минут тотарга һәм көненә 5-6 тапкыр берәр аш кашыгы кабул итәргә. аю баланы чәчәге (бузина), карлыган чәчәге һәм бөресен чәй кебек төнәтеп эчәргә.

?тән температурасын төшерү һәм тирләтү үзлегенә мәте (мята перечная), ромашка һәм меңъяфрак, душица, чамбыр, шайтан таягы, каен җиләге һәм ежевика яфраклары ия.

?кавын согы һәм яңа сыгылган әфлисун согы да ярдәм итә. Нәтиҗәле булсын өчен, күбрәк кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев