Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чынлап та, нигә кирәк ул кышка каршы бакчаны казу?

Язын барыбер кабат шул эшне башкарасы бар...

Файдасы юк ук түгел икән бит:
Көзен казыганда кирәкле минералларны һәм органик ашламаларны кертү, туфракны әчетү җиңелрәк. Әлеге процедуралардан көзен эффект күпкә яхшырак булачак;
Чүп үләннәре һәм орлыклары тирәндә күмелеп калганлыктан, рәхәтләнеп кыш чыга алмый һәм күбесенең кабат тишелеп чыгарга көче калмый;
Бакча корткычлары һәм аларның кортлары, зарарлы бактерияләр өскә чыкканнан соң, суыкта, җилдә һәм химик препаратлар йогынтысыннан бик тиз үләләр, ә бөҗәкләрне әле кошлар да чүпли;
Туфрак көпшәг рәк ләнгәнлектән, су һәм һава йөртә, кыш буе дымны җиңелрәк сеңдерә һәм артык тыгызланмый, ә язын тизрәк җылына;
Бакча, казыганда чүп үләннәреннән, яфраклардан, ташлардан һәм башка чүп-чардан арындырыла, язга эш әзрәк кала.
Күргәнегезчә, бакчаны көзен казу мөһим һәм күп файда китерә. Әмма, кайда плюслар анда минуслар да булмый калмый.
Хәзер туфракны казуның нинди тискәре яклары барлыгын әйтеп узыйк.


Туфракта күп тере организмнар яши һәм аларның һәрберсенең бу «патшалыкта» үз урыны бар. Казу эшләре аларның зарарлыларын гына түгел, туфракның уңдырышлылыгын саклаучы файдалыларын да җир өстенә чыгара. Түтәлләрне «яхшы» бактерияләрдән һәм бөҗәкләрдән мәхрүм итеп, без туфракны ярлыландырабыз. Ә туфракның уңдырышлылыгын торгызу җиңел түгел.
Шулай ук чүп үләне орлыкларының грунт катламы астында язга кадәр исән калу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, тирән һәм еш казып, туфракның аз туклыклы катламы өскә күтәрелә, җир структурасы бозыла һәм ул физик үзлекләрен югалта.
Һәм, ниһаять, казу – авыр эш, физик яктан бик әзер булмасаң, аркага, йөрәк һәм тулаем сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Механикалаштырылган казу шулай ук зур көч һәм әзерлек таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев