Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чүп үләненең әйтер сүзе бар

Кыргый ромашка, эт эчәгесе һәм һиндыбаның (цикорий) күпләп пәйда булуы – бакчачыга аның туфракны начар каравы турында кисәтә. Ягъни, ул тыгызланган һәм беренче чиратта йомшартып су сибүне таләп итә.

Әгәр дә яшелчә түтәлен алабута басса, бу җиргә әлеге яшелчәдән ял итәргә вакыт, дигәнне аңлата.
Уңдырышлы, әйбәт җирне кычыткан, сарут һәм юеш йолдызак (мокрица) ярата.
туфракта калий артык булу турында сезгә кандала үләне, кыргый горчица һәм кыргый торма шатланып хәбәр итәчәк.
Известьле ашламаның юклыгына наратбаш, каз үләне һәм ат кузгалагы ишарә ясар.
Тукранбаш (клевер) азот күплекне әйтә, димәк, калий кертергә вакыт.
Елан күзе (анюткины глазки) һәм тузганак (одуванчик) – җирнең әчелегенә сигнал.
Меңъяфрак, кузгалак, кычыткан, ромашка, билчән, наратбаш, кузаклылар, юеш үлән (мокрица) һәм ак тук ранбаш – әлеге үләннәрне сезонга берничә тапкыр чабып яки җыеп, азот, кремний, цинк, фосфор, калий, кальций, күкерт, молибден һ.б. файдалы элементларга бай компост өеме ясагыз.
Меңъяфрак – культура үсемлекләренә уңай тәэсир итә.

Ә әрем – бакча корткычларын куркыта. Участок кырыйлатып утыртылган әрем сезнең уңышларга зарар китерерлек күп кенә корткычларны бакчагызны урап узарга мәҗбүр итәр.

Кычыткан туфракны азот һәм кайсыбер микроэлементларга туендыра. Аны җыеп, кара полиэтилен капчыкларга (120 л) көл белән аралаштырып тутырырга һәм кояшлы урынга куярга. Көзгә компост әзер була.

Бер чиләк суда төнәткән 0,5 кг тузганак – талпанга һәм күбәләк кортына каршы бушлай һәм нәтиҗәле чара булып тора.
3,5-4 кг билчәнне, шулай ук, бер чиләк суда төнәтергә. Бу – ончыл чыктан (мучнистая роса) котылу чарасы.
Канлы үлән (чистотел) бер чиләк суга 3-4 кг кирәк. Бу төнәтмә барлык корткычларны да юкка чыгара. Аны куаклар һәм агачлар чәчәк атканда кулланырга ярамый һәм өстегезгә чәчрәтүдән дә сакланыгыз.

Наратбаш, бака яфрагы, меңъяфракны ризык буларак та кулланырга ярый. Бу чүп үләннәрен салатларга кушып ашасагыз, файдасын күрми калмассыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев