Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чиста булсын

Озак кулланудан әлүмин кәстрүлнең эчендә коңгырт-сары катлам барлыкка килә. Тимер щетка белән эмальне чис тартырга жәл.

Ә тоз һәркемнең кухнясында бар. Ул – эмаль савыт-сабаны чистартырга ярак лы бердәнбер абразив матдә. Әгәр дә эмаль бик тә «катмаган» икән, савытны юешләп, тоз сибәргә һәм берәр сәгать көтәргә. Соңыннан сак кына ышкып юарга.
Каралган эмаль савытны аш содасы белән дә чис тартып була. Ә инде көйгән икән, болай гына ярдәм итеп булмас. Андыйны бетерү өчен савытка салкын су һәм 5 литрга 100 гр сода салып, утка куярга, 15 минут кайнатырга. Тагын да нәтиҗәле булсын дигәндә, аш серкәсе дә өстәгез.
«Кока-кола» салып та кайнатырга мөмкин, шулай ук ярдәм итә. Эмаль ак төстә булганда, кока-кола төсе саргайт масын өчен, «Спрайт» куллансагыз яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев