Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чөгендерне нәрсә белән ашларга?

Үзегезгә алып саклагыз, кирәге чыкмый калмас!

Чөгендер коендырганны, төбен йомшартканны ярата. Әстерхан чикләвеге зурлыгы булгач, өстәмә тукландыралар: 10 литр суга 1 аш кашыгы нитроаммофоск һәм 1 стакан агач көлен кушып болгаталар. 10 л ашлама 1 м² мәйданга җитәргә тиеш.

10 көннән соң икенче тапкыр тукландыру: 10 л суга 0,5 л боткасыман сыер тиресе һәм 2 аш кашыгы нитроаммофоск. 1 м² - 5-6 литр.

Икенче тапкыр сирәкләгәннән соң: 10 л суга - 2 стакан көл һәм 1 чәй кашыгы аш тозы. 1 м² - 10 литр.

Эчтән черүен булдырмас өчен бура кислотасы белән тамырдан тыш ашлыйлар: 10 л суга 2 гр.

Баллылыгын арттыру өчен сезонга 2-3 тапкыр чөгендерне тозлы су белән коендыралар: 10 л суга 1 аш кашыгы тоз. Сезонга 2-3 тапкыр микроэлементлар эремәсе белән ашлыйлар: 10 л суга 1 чәй кашыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев