Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чәчләребезне саклыйк

Бүгенге көндә чәче коелмаган кеше сирәктер, мөгаен.

Моны күпләребез әлеге дә баягы ковид белән бәйли. Шуңа башларыбыз да калганнарын саклап калу чараларын күрергә кирәк. Чәч торышына карап, организмыбызның кайсы җире хәлсезләнгәнен дә чамаларга мөмкин икән. Мәсәлән, тонык чәчләр – авитаминоз билгесе, бик коры чәчләр – бөердәге проблемага ишарә, майлы чәч – бавыр ның көчсезләнүе, ә бетмәс кавык һәм себорея – иммун һәм эндокрин система эшчәнлегендә төгәлсезлекне күрсәтә.
Шөкер, кыш узды, җәй җитте, тавыкларыбыз йомырка сала. Димәк мунча кергән яки башны юган саен чәчләребезне витамин белән «сыйларга» мөмкинлек бар. Нигә йомыркамы? Чөнки анда яралгы уңышлы үсеп, сәламәт чеби тусын өчен табигать тарафыннан билгеләнгән тук лыклы матдәләрнең бөтен запасы тупланган. Менә ни өчен йомырка иң файдалы ризыкларның берсе булып санала. Аның сарысында А, В2, В3, В6, В12, D, E витаминнары, калий, магний һәм фосфор, аминокислоталар һәм фосфолипидлар (биотин, лецитин, холин) бар.

Кешенең бөтен организмына бик тә кирәкле төп табигый төзү материалы – лецитинның иң күп микъдары йомырка сарысында. Ул чәчләр сәламәтлеге өчен дә мөһим.
Йомырканың сарысы нормаль һәм коры чәчләргә киңәш ителә, ә майлыга аксымы кулай булачак.
Йомырка маскасын чиста чәчләргә атнасына 2-3 тапкыр өч ай дәвамында ясарга кирәк.
Процедура ахырында башны чиста җылымса су белән чайкау да җитә – йомырка сарысы бик яхшы юылып төшә һәм бернинди чит ис калдырмый.
Чәчләрегез матур һәм сәламәт булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X