Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чәчләргә яңадан яшәү көче өсти торган маска рецепты

‍Матурлык салоны

Язын чәч коелу күзәтелә, бигрәк тә хатын-кызларда. Бу витаминнар җитешмәүдән хәлсезләнгән организмның аларны яшәү өчен мөһим булмаган эчке ресурслар хисабына тулыландырырга тырышуы белән аңлатыла.

Менә ни өчен яз көне иң беренче чәч һәм тырнаклар зыян күрә. Ә бит нәкъ менә шушы ел фасылында матуррак күренәсе килә. Әйдәгез, чәчләргә яңадан яшәү көче өстик. 

Мондый масканы ясар өчен безгә 1 аш кашыгы коры чүпрә (тере булса яхшырак), 70 мл кефир, 50 мл сөт, 1 а.к. бал һәм бер йомырка сарысы кирәк булачак.


Сөтне су мунчасында җылытырга һәм чүпрәне кушып, яхшылап болгатырга. Җылы урында бер сәгать тотканнан соң, кефир белән, шулай ук су мунчасында эретелгән бал өстәргә. Бер төрле масса барлыкка килгәнче бутап, баш тиресенә сыларга һәм биш минутлап массажларга. Аннары калган катнашманы бөтен чәч озынлыгына сылап, полиэтилен башлык өстеннән сөлге белән чорнап куярга. Бер сәгатьтән масканы җылы су һәм шампунь белән юып төшерергә. Ахырдан чәчләрне ромашка, кычыткан, колмак күркәләре кебек дару үләннәре төнәтмәсе белән чайкап, масканың нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев