Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чәч ни өчен коела һәм ничек сакланырга?

Ир-атлар гына түгел, кайбер хатын-кызлар да чәч коелудан интегә.

Сәбәбе – витаминнар җитмәүдән алып, бик җитди гормональ тайпылышларга кадәр – төрлечә булырга мөмкин. Дәвалана башлаганчы, әлбәттә, иң элек сәбәбен ачыкларга кирәк. Халык медицинасында чәчнең тизрәк үсүе һәм коелмавы өчен уйлап табылган күп кенә рецептлар бар. Әлбәттә, үлән төнәтмәсе, әйтик, гормональ тайпылышка бәйле проблеманы хәл итмәячәк. Әмма чәчкә яңа «сулыш» өрми калмаячак!

Бу максатта ромашка (дару үләне) төнәтмәсе куллану әйбәт. Чәчне ныгыта, баш тиресендә май бизләре эшчәнлеген яхшыртып, чәчнең майлануын, коелуын киметә, бактерияләрне бетерә ул.

Төнәтмә ясау өчен 100 мл кайнар суга ромашка чәчәкләреннән торган 3 фильтр-пакет, 4 дәфнә яфрагы саласы һәм 5–7 минут кайнатасы. 30 минут тотасы. Суынгач, төнәтмәне баш тиресенә, чәчләрнең буеннан-буена сылыйсы. Шуннан соң чәчне юмаска кирәк. Үлән төнәтмәсен атнага ике тапкырдан артыграк кулланырга киңәш ителми. Ул чәч тамырларын тукландыра, тән тиресендә матдәләр алмашын яхшырта, баш тиресенең купшаклануын, кычытуын юкка чыгара. 

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев