Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бәрәңгене чыбыкча (проволочник) тишмәсен өчен

Бәрәңгене зарарлаучы иң куркыныч корткыч булып проволочник тора. Шуңа күрә аларга каршы көрәшне икенче икмәгебезне утыртканчы ук башларга кирәк.

Утыртканда һәр бәрәңге чокырына берәр уч агач көле салыгыз. Ул әлеге корттан гына саклап калмыйча, бәрәңгеләрне фосфор, калий, магний, бор һәм башка микроэлементларга да туендыра. Моның өстенә әле, көл - туфракның әчелеген, ягъни Рһ киметә. Чөнки бәрәңге нейтраль туфракны ярата. Әгәр дә ул әче икән, бәрәңге начар үсә һәм авырый.

Туфракны төчеләтү өчен, шулай ук, известь яки доломит онын кулланырга мөмкин. Алар да әчелекне киметерә булыша.
Чыбыкчадан (проволочниктан) котылу өчен тагын бер нәтиҗәлерәк ысул: көлне мочевина белән катнаштыру. Соңгысында азот күп, ә ул бәрәңгенең яшел массасы үсешен һәм бүлбеләрнең формалашуын стимуллаштыра.

Бәрәңгене утыртканда һәр чокырга көл белән горчица онын сибәргә була. Ул да чыбыкчадан саклану чарасы. Хәзерге вакытта төрле химик (хлорорганик инсектицидлар) препаратлар да сатыла, тик табигыйләренең зарарсызрак икәнен әйтеп торырга кирәкмидер.

Бәрәңге араларын, төпләрен ешрак йомшартып тору да, чүп үләннәрен утау да (проволочник аларны ярата) бу зыян салучыдан коткарыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев