Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бик тәмле балык кәтлите

Аны ясау өчен кирәк була:

  • Сардина консервасы – 1 банка
  • Йомырка – 3 данә
  • Суган – 3 баш
  • Манный ярмасы – 7 аш кашыгы
  • Сүндерелгән чәй содасы – 0,5 чәй калагы

Сардинаны чәнечке ярдәмендә изәргә, йомырка, туралган суганны, манныйны (солы «хлопья»ларына алмаштырырга була) һәм соданы шуңа кушып, болгатырга.
Катнашмадан кәтлитләр әвәләп, тышы кызарганчы кыздырырга.
Тозламагыз, чөнки консерва болай да тозлы, теләгегездә булса, башка тәмләткечләр кушыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев