Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Беренче тукландыру

Җире барның – җиме бар

Тәрәз төпләрегездәге «бакча» яшеллеге күңелләрегезне шатландырадыр, әйеме? Туфракка төрткән орлыкның тишелеп чыгуын дүрт күзләп көтеп торабыз бит. Ә инде шытып, борын төртүен күргәч, әй, сөенәбез! Әйе, алда нинди генә зур хезмәт көтеп тормасын, яз һәр өйгә шатлык алып килә ул.

Инде теплицасы булганнарның үсентеләренә беренче тукландыру бирер вакыт та җиткәндер. Монда түбәндәге халык ысулын тәкъдим итәләр.


Водород перекисе ку­шылган су составы һәм сыйфаты белән яңгыр суына тәңгәл. Аңарда туфракны әчетә, патоген һәм зыянлы бактерияләрне үтерә һәм җирне, үсемлек күзәнәкләрен кислородка баетучы атомар кислород бар.
Ашламаны түбәндәгечә әзерлиләр: 1 литр чиста суга 2 аш кашыгы водород перекисе салып болгаталар һәм ул әзер! Аны помидор, борыч, кыяр, кәбестә кебек яшелчә культуралары өчен кулланырга була.
Әгәр дә үсентеләр өчен туфракны бакчагыздан алгансыз икән – атнасына 1-2 тапкыр гадәти су урынына әлеге катнашманы сибегез. Әгәр дә сатып алынган туфрак булса – 10-14 көнгә бер кулланыгыз.

Даими бу катнашма белән тукландырганда, артыкка китә, чамасын белеп кенә эшләргә кирәк, файда урынына үсентеләргә зыян салмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X