Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бер тамчы зирәклек

Имәндә икән чикләвек!

Бала чактан ук бер кыз: «Башкаларның сиңа нинди мөнәсәбәттә булуын телисең, үзең кешеләргә карата шундый бул», – дигән кагыйдәне күңеленә сеңдерә. Ул бу кагыйдәне гомере буе үтәргә тырыша һәм һәрвакыт аның дөреслегенә инана.


Ләкин кыз кияүгә чыккач, бу кагыйдә нигәдер эшләми башлый. Иренең аның турында кайгыртуын теләгәндә, ул ире турында кайгырта, ә тегесе бары хатыны биргәнне генә кабул итә, ә үзе шундый ук кайгыртучанлык белән җавап бирми. Хатын үз борчулары белән уртаклашасы килгәндә, иренең игътибарын теләгәндә, аның эшләре турында сораштыра башлый. Тегесе шатланып үзе турында сөйли, ләкин хатынының хәлләре турында бөтенләй сорашмый.


Яшь хатын аптыраганнан, киңәш сорап әбисе янына килә. Әби аны тыңлаган да, болай дигән:
Оныккаем, бу кагыйдә гаиләдә эшләми, чөнки ир-ат белән хатын-кыз бер түгел. Аларның билгеләнешләре төрле. Ир-ат хатын-кыз теләкләрен үтәү өчен яратылган. Син аның турында кайгырта башлыйсың икән, ул моны синең теләгең дип аңлый һәм моның өчен сиңа бөтен шартларны тудыра. Ир кеше синең уйларыңны беркайчан да укырга өйрәнмәячәк, ул бары тик гамәлләрне генә күрә һәм сүзләрне ишетә. Шуңа күрә, аның сиңа карата кайгыртучанлыгын телисең икән, аңа бу хакта ачык итеп әйт, ә берәр нәрсә белән уртаклашасың килсә, соравын көтмә, бары тик аңа бу турыда сөйлә.

Менә бит нидә хикмәт! Имәндә икән чикләвек, диярсең. Ә хатын-кызлар күп очракта, ирем мине аңламый, яратмый дип, кайгыга батып, үпкәләп йөри. Баксаң, бары тик теләкләреңне алар аңларлык итеп әйтергә генә кирәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X