Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бер стаканы да файда бирә

Әгәр дә бавыр начар эшли икән, без моны шунда ук сизәбез.

Хәлсезлек, энергия җитмәү, баш әйләнү, күңел болгану, уң як кабырга астында авыр ту, ризык эшкәртүдә проблемалар һәм тәнгә әйберләр чыгу – болар барысы да бавыр эшчәнлегенең тәртиптә булмавы күрсәткечләре.

Өй шартларында бавырны бөтнек ле-лимонлы эчемлек ярдәмендә чис тартып була. Ул бавырдан токсиннарны чыгарырга ярдәм итеп, организм торышын яхшыртучы куркынычсыз чара. Шуның өстенә, әлеге эчемлек тәмле дә!

Кирәк: ??
✅ бер уч бөтек яфрагы,
✅1 лимон согы,
✅1 әфлисун согы,
✅1 литр су,
✅3 аш кашыгы бал.

?? Әзерләү: суны металл савытта плитәдә җылытырга һәм юылган бөтнек яфракларын шунда салып, 5 минут кайнатырга. Уттан алып, бүлмә температурасына кадәр суытырга. Лимон һәм әфлисун сокларын, балны кушып, яхшылап болгатырга һәм иләк аша сөзәргә. Шифалы эчемлек әзер!

Ул ашказаны-эчәклек трактына яхшы тәэсир итә. Эчәсе килүне баса. Бавырны чистарту процессын башлау өчен, көненә бер стакан эчү дә җитә.

Сәламәт булыгыз! ❤

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев