Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Белеп тору файдалы

Лимонның исе көчлерәк булсын өчен, бөтен килеш булганда, өстенә кайнар су коярга кирәк.

✅Ябыштыргычлар җиңел һәм эз калдырмыйча купсын өчен, аларга фенның кайнар һавасын өрдерергә кирәк.

✅Әгәр җиләк-җимеш салынган савытка лимон да куйсагыз, витамин чыганаклары озаграк сакланыр.

✅Суыткычта цитрусларны һәм помидорны сакларга ярамый. Болай эшләгәндә, аларның хуш исе югала.

✅Бананнарны бер тәлгәштә сакламагыз, чөнки алар бер-берсен тизрәк өлгертә торган газ бүлеп чыгара. Әгәр якын арада ашап бетерә алмасагыз, бананнарны өзеп аерып куегыз.

✅Әгәр пешкән пирог формасыннан чыкмаса, форманы юеш сөлге белән берничә минутка урап торыгыз яки салкын су тутырылган кәстрүлгә утыртыгыз.

Беренче тапкыр капрон колготки яки оеклар кигәч, чәч лагын җиңелчә сиптереп алыгыз. Бу аларның хезмәт вакытын сизелерлек арттыра. Моны гел эшләп торырга кирәкми, бер тапкыр җитә.
✅
Йомырка пешергән һәм аквариумдагы суларны түгәргә ашыкмагыз, ә гөлләрегезгә сибегез. Аларда үсемлекләр өчен файдалы минераль тозлар була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X