Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бәлки, файдасы тияр

***

Яшьлек эликсиры: лимонлы-баллы су һәм зәйтүн мае. Иртән ач карынга, ашаганчы ярты сәгать алдан бер чәй кашыгы зәйтүн мае йотарга һәм аның артыннан, бал белән лимон кушылган бер стакан су эчәргә кирәк. Аны киченнән әзерләп куйсагыз яхшы. Бу эликсир ашкайнату системасы эшен нормальләштерә, шлаклардан чистарта, организмны иртәдән үк витаминнарга баета.

 
☘Томаудан, даруханәдән алган тамчыларсыз гына, 2-3 көндә котылып була. Каланхоэ гөле согы борынны ача һәм ялкынсынуын дәвалый. Өй шартларында түбәндәгечә гади ингаляция ясарга мөмкин: 1,5-2 литр суны кайнатырга һәм уттан алып, 5-7шәр тамчы нарат, эвкалипт, чәй агачы эфир майлары өстәргә һәм су суынганчы, сөлге яки башка нәрсә белән капланып, шуның парын суларга. Бу процедураны төнгә ясыйлар, яки көндез ясасагыз, 2-3 сәгать дәвамында өегездән чыгарга, гомумән, өйдә дә туңарга ярамый.

 
👣Аяк табаныгызга коры сөял чыкса, аңардан гади халык рецепты бар. Аягыгызны яхшылап җебетегез, лейкопластырь ярдәмендә, шуның өстенә кечкенә генә ит кисәге беркетегез һәм 2-3 көнгә марля белән бәйләп куегыз. Сере шунда, ит черергә тиеш. Мондый процедура бер тапкыр кулланганнан соң ук ярдәм итәргә мөмкин, яки, тулысынча сөялдән котылганчы 2-3 тапкыр ясагыз.
Безнең бу язмалар дәвалау чарасы булып түгел, киңәш буларак тәкъдим ителә. Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев