Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Балаларга ютәлдән ярдәм итүче рецептлар

1. Бер бәрәңге, 1 баш суган, 1 алманы 1 литр суда, сыеклыгы ике тапкыр кимегәнче, акрын утта пешерәбез. Килеп чыккан төнәтмәне җылы килеш тәүлегенә 3-4 тапкыр 1 бал кашыгы эчерәбез.

2. Яңа чыгарган кәбестә согына шул ук пропорциядә бал кушып эчерсәң дә, файдалы.

3. 1 аш кашыгы нарат бөреләрен бер стакан суда кайнатып, 30 минут төнәтәбез. Сөзәбез. Көненә 3-4 тапкыр 1-2 аш кашыгы бирәбез.

4. Бал һәм зәйтүн маен тигез пропорциядә кушарга кирәк. Балаларга көненә 4-5 тапкыр бер чәй кашыгы бирсәң яхшы. Чара хәтта бума ютәлен (коклюшны) дәвалаганда да нәтиҗәле.

5. Бер лимонны тулысынча кабыгы белән 10 минут пешерергә. Суытырга, кабыгын чистартырга, согын сыгарга. 2 аш кашыгы глицерин (даруханәдә сатып алырга) һәм килеп чыккан катнашмага 1: 1 исәбеннән бал кушарга. Җентекләп болгатырга, көненә 2-3 тапкыр, ашарга бер сәгать кала, чәй кашыгы кабул итәргә кирәк. Микстура тәмле һәм зарарсыз, үпкәләрне бик яхшы чистарта. (ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев