Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Балалар белән дөрес сөйләшегез: файдалы киңәшләр

Заманалар авыр, барыбызның да нерв кыллары шартлап өзелергә генә тора, сабырлык та, түземлек тә юк. Үзең шундый киеренке хәлдә булганда, бала ничек киреләнмәсен ди.

Әмма нинди генә күңел халәтендә булсаң да, бала белән дөрес аралашырга, һәрдаим аңа үрнәк булып, кирәкле сүзләрне әйтергә көч табарга кирәк. Кайбер очраклар өчен нәрсә урынына ни әйтергә кирәклеге буенча сүзлек тәкъдим итәбез.

Суда йөгермә! – Суны әйләнеп узчы.
Кычкырма! – Акрынрак сөйлә, зинһар.
Ашыгып ашама! – Ризыкны яхшылабрак чәйнә.
Тагын бардак! – Җыештырып куй әле, зинһар.
Күпме көтәргә була? – Безгә китәргә вакыт, саубуллаш.

Кая мендең (кердең) – Төш (чык), зинһар.
Егыласың! – Саграк бул.
Елыйсың аннары! – Ахырын уйла.
Таеласың! – Аяк астыңа игътибар белән кара.
Юешләнәсең! – Зонт ал һәм резин итекләреңне ки.

Йөгермә! – атлап кына бар.
Ашыкма! – Син өлгерәсең.
Җитте! – Тәмамла, вакыт чыкты.
Син нәрсә, чукракмы әллә! – Мине тыңла һәм ишет, зинһар.
Син сукырмы әллә! – Менә моңа игътибар ит әле.

Оят түгелме сиңа? – Синең бу гамәлең мине борчуга салды.
Болай сөйләшергә сиңа кем рөхсәт бирде! – Безнең гаиләдә алай сөйләшмиләр.
Әйттем бит мин сиңа! – Нәтиҗә яса һәм башка мондый хата ясама.
Синең хәлеңнән килми! – Эшләп кара. Шунсыз булдыра алу-алмавыңны белмисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев