Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакча җиләге ашлаганны көтә

Бакча җиләген иртә яздан, кар эреп бетүгә тукландыра башларга кирәк.

Моны апрель урталарында эшлиләр. Бу вакытта җиләккә азотлы тукландыру кирәк. 10 л суга бер шырпы кабы карбамид (мочевина) кушып эретеп сибәргә була. Һәр төпкә 0,5әр л эремә сибәләр.

Беренче чәчәк бөреләре күренүгә, 1 квадрат метрга 1 стакан исәбеннән көл белән тукландырырга мөмкин.
Өченче тукландыру чәчәк ата башлагач башкарыла: 10 л суга 5 г бор кислотасы кушып, өстән сиптерәләр. Ул җиләкнең тәмен яхшырта, бөҗәкләрне куркыта, гөмбәле авыруларны кисәтү чарасы булып та тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев