Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакчачыларга киңәшләр

Помидор үсентесен утыртканда, чокырчыкка бераз салам куеп калдырыгыз.

Үсемлек тамырына һава тизрәк һәм күбрәк киләчәк.

Кыяр орлыгын утыртканчы, ике атна кояшта җылытып алыгыз. Бу мөмкин булмаганда, капчыкка салып, батарейга элегез. Ике сәгатькә кайнар су тутырылган термоска да салып тора аласыз. Сулы стаканга тоз кушып, шуңа орлыкларны салыгыз. Өскә күтәрелгән орлыкларны утыртырга яраклы түгел. Калганнарын яхшылап юып, марганцовка эремәсендә тотыгыз.

Баллы борычка көл суы файдалы (бер чиләк суга 250 гр көл салып, бер атна тотасыз).

Бакчачылар арасында кишернең “Нантская” дигән сорты популяр. Аны бик күптәннән утырталар. Соңгы елларда аңа охшаш заманча сортлар һәм гибридлар барлыкка килде: Алёнка, Атлет F1, Балтимор F1, Деревенская, Джерада F1, Дуняша, Карамба, Корсар, Майор F1, Морелия F1, Музико F1, Навал F1, Нагано F1, Надежда F1, Найроби F1, Нантик Резистафлай F1, Настёна, Нанте, Наутилус F1, Неженка, Олимпо F1, Фидра F1, Хаврошечка, Чаровница, Экстремо F1.

Кояш чыкты, җылытты дип, кышка каплап куйган роза куакларын тиз генә “чишендерергә” ашыкмагыз. Аларны көн дә аз-азлап кына салдырыгыз. Төп каплагычны алып, тукыма яки чыршы ботакларын калдырып торыгыз. Моны яңгырлы көндә яки кич белән эшләү хәерле, чөнки кояш нурлары аларны яндырып алырга мөмкин. Берничә көннән тәмам өсләрен ачып бетерегез.

Үсентеләр тора торган тәрәзә алларын эт һәм мәчеләрне юа торган борчага каршы шампунь белән юыгыз. 10 литр суга 1 аш кашыгы шампунь җитә. Бу катнашма үсентеләрне корткычлардан саклый.

Чыганак:Кирәкле төркем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев