Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Авитаминоз булмасын өчен яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк

Яшел тәмләткечләрнең файдасы.

Укропның яфракларында В1, В2, С, РР, Р витаминнары, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул шулай ук эфир майларына бай. Укроп кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.

Петрушка – иң популяр һәм иң файдалы тәмләткеч. Аңарда кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор бар. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга аны күбрәк ашарга киңәш итәләр. Ул пародонтоз вакытында да файдалы.

Яшел суганда исә цинк, кальций, фосфор күп, шуның белән ул сөякләр өчен файдалы. Суган иммунитетны яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.

Яфраклы салат кан составын, матдәләр алмашын яхшырта, ашкайнатуны тизләтә, нерв системасын тынычландыра, кан басымын төшерә, организмнан начар холестеринны чыгара.

Сельдерей – сәламәтлек өчен иң куркынычсыз тәмләткеч. Аңарда С витамины, кальций тозы һәм фосфор бар. Ул картаю процессын акрынайта, матдәләр алмашын яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша. Сельдерей тамыры магний, кальций, калий, марганец, тимер һәм цинкка бай. Аны шакмаклап турап яки угычта уып, салатларга кушалар. Пешкән сельдерей тамыры бәрәңгене хәтерләтә.

Кышка әзерләү


Аш һәм чәй тәмләткеч яшеллекне яшь килеш җыеп калырга кирәк. Мисал өчен, яшь вакытта җыеп алынган укроп сусылрак та була, "бетләргә" дә өлгерми. Аларны юып киптерергә, яки туңдыргычта катырып куярга була. Катырганы төсен дә үзгәртми, хуш исе дә саклана, бары туңдыргычта урын гына булсын.

Аш тәмләткечләре – яшел суган кыягын, укроп, петрушканы юарга һәм турарга кирәк. Аларны аерым савытларга салырга яки ассорти ясап та катырырга була.

Кышын туңдыргычтан алынган яшеллек витамин буларак та кадерле, шулай ук ашны да суытып җибәрә, икенче ризыкларны да "бизи".

Ә кышын да тәмле чәй ясап эчү өчен карлыган, каен һәм җир җиләге һәм бакча бөтнеген юып, аерым пакетларга салып катырырга кирәк. Соңрак алар янына сары һәм кызыл мәтрүшкә дә өстәргә була.

Сәламәт булыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев