Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Атланмайны ничек сайларга?

Фитнес буенча тренер Бенджамин Джонсон сәламәт туклану мәсьәләләре буенча консультация бирә. Һәм ул һәркемгә атланмай кулланырга киңәш итә. Май сәламәтлеккә һәм фигурага зыян китерми дип саный. Атланмай кандагы «начар» холестерин дәрәҗәсен арттырмый һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерми. Өстәвенә, бу продуктта витаминнар, минераллар һәм майлы кислоталар да бар.

Атланмайны ничек сайларга соң?

  • Cоставын тикшерегез. Анда пастеризацияләнгән сөт/каймак кына булырга тиеш. Шикәр комы яки тоз күрсәтелергә мөмкин.
  • Атланмайны өйдә бүлмә температурасында тотыгыз. Өстендә су тамчылары күренсә, ул — маргарин яки үсемлек майлары кушып ясалган.
  • Чын сөттән эшләнгән атланмай кискәндә, ипигә якканда уалмый. 200 г лы бер кап атланмай 80 сумнан да арзан тора алмый.

Атланмайны ничек тикшерергә?

Бер кечкенә кисәк майны 1 стакан кайнар суга салып карагыз. Чын май тигез эреп бетә. Оешып кала икән, ул үсемлек майлары кушып ясалган арзанлы продукт.

Файдалы киңәшләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев