Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

АШКАЗАНЫГЫЗ ГЕЛ ТӘРТИПТӘ БУЛСЫН ДИСӘГЕЗ, БЕРНИЧӘ ГАДИ КИҢӘШКӘ «КОЛАК САЛЫГЫЗ»

Ашказанының торышы кешенең яшәү рәвешенә бик нык бәйле. Стресс халәтендә ул да авырый, дөрес тукланмаганга да үзенчә җавап бирә.

Ашказанын ничек сакларга?

Азыкны тиешенчә чәйнәп ашагыз. Ризык авыз эчендә үк эшкәртелә башларга тиеш. Ашказанына зур кисәкләр төшү аңа көчәнешне арттыра, сару кайнауга китерә ала.

Колбаса, сосиска, эшкәртелгән ит — ашказанының төп дошманы. Пешкән майсыз ит ашарга кирәк.

Тәүлегенә 500 г җиләк-җимеш һәм яшелчә ашагыз.


Аз-азлап, ешрак ашау файдалы. Табынга утырырга 20-30 минут кала, 1 стакан җылы су эчәргә гадәтләнегез. Ул ашказаны согының әчелеген нормага салырга, сару кайнауны кисәтергә булыша. Ашаганда һәм аннан соң ук эчмәскә кирәк. Кичке ашны йокларга ятар алдыннан 4 сәгать кала ашарга тырышыгыз.


Ашказаны авыртканга түзәргә ярамый. Сару кайнаудан дарулар авыру билгесен җиңеләйтә, ә проблема шул килеш кала. Гастроэнтерологка күренергә һәм дәвалана башларга кирәк.

Чыганак: "Тәмлетамак" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев