Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Ашказаны асты бизен коткаручы ризыклар

Брокколи. Әлеге кәбестә сос тавына керүче апигенин ашказаны асты бизе тукымасын бөтен төрле тискәре йогынтылардан саклый. Брокколидагы кыйммәтле туклыклы катнашмаларның күпчелеген саклап калу өчен, кәбестәне пешермичә яки аз гына вакытта парда тотылган килеш ашарга кирәк.

Йогырт. Бу әче сөт азыгына иммунны көчәйтүче һәм ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген оптимальләштерүче кыйммәтле пробиотиклар керә. Ашказаны асты бизе өчен майлылыгы бик аз булган, буяуларсыз, ис һәм тәм көчәйткечләр кушылмаган йогырт файдалы.

Кабак. Ул тоз кислотасын (HCI) нейтральләштерүче кыйммәтле сыйфатка ия, структурасы йомшак, клетчатка күләме артык күп түгел. Моннан тыш, кабак сос тавына каротин, калий, В комплексы витаминнары, магний, бакыр, тимер һәм пептидлар керә. Кабак – панкреатит белән авыручылар өчен идеаль азык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев