Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Артып калган банкаларны нишләтергә?

Куллануның 5 юлын тәкъдим итәбез.

Юк вакытны бар итеп, йөрәк һәм кул җылысын кушып, кыш көне сыйланырга ризык булсын дип, җәе буе тырышып ябылган банкалар һәркемнең артып кала инде ул, шулай бит. Тиздән кабат шулар белән мәш килер вакытлар җитә. Ул банкаларны ташлап та була, әлбәттә. Әмма, жәл бит, күпме хезмәт куелган, йөрәк сыкрый... 40 л помидор, 60 л кыяр, санап бетергесез компот – шуның кадәр мал юкка әрәм булырга тиеш түгел.

1. Тозлы-маринадлы эшләнмәләребезне ашарга пешергәндә кулланабыз.
Аларның кайсыберләре шуның өчен әзерләнә дә инде, шулай бит, мәсәлән “борщ”, “рассолник”. Шулар белән пешергәндә, щи ашына “лечо”, “гөмбәле солянка” яки маринадланган гөмбәне дә кушып җибәрергә була, ә борщ пешергәндә – консервланган фасоль яхшы. Маринадланган кыярны рассольникка гына түгел, башка ашларга да өстәсәгез ярый.
Консервланган борыч яки помидорны пылау яки пиццага (монда маринадланган кыяр да шәп була) кушып була. Кайсыбер әзерләнгән яшелчәләр винегрет салатына да яхшы (фасоль яки яшел борчак, кыяр һәм әлбәттә, чөгендер).
Аш серкәсе салынган яки башка кислоталы банкаларны 1,5 ел сакларга ярый, алардан башка ябылган банкалар 1 ел гына саклана. Төшсез җимешләрдән кайнатылган варенье – 2 ел, ә төшлесен елдан да артык сакларга кирәкмәс. Бу компотларга да кагыла.

2. Тозлы-маринадлы эшләнмәләребезне йорт кош һәм хайваннарына ашатабыз.
Консервлар составына нәрсәләр керүгә карап, алар белән йорт хайваннарын - тавыкларны, казларны, дуңгызларны, сыерларны һәм сезнең яки күршедәге башка йорт хайваннарын ашатырга мөмкин. Кагыйдәләр шул ук: башта банкаларның бозылмавына инанырга кирәк. Артык борычлы яки ачы продуктлар, шулай ук сөякле җимештән ясалганнарын йорт хайваннарын ашатырга ярамый.
Эшләнмәләрегезнең язмышын хәл иткәнче, аларны игътибар белән карагыз. Саклау вакыты әле чыкмаган булса да, маринады үз төсен үзгәрткән яки ниндидер ят элпәләр барлыкка килсә, мондый консервлар ашау өчен яраклы түгел.

3. Тозлы-маринадлы эшләнмәләребез сыйлау һәм күчтәнәч өчен

Әгәр дә сез консервацияләнгән яшелчә яки җиләк-җимешләр сезгә артыгы белән җитәрлек һәм хәтта калачагын күрәсез икән, нигә башка туганнарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне, күршеләрегезне һәм тагын берәрсен белән сыйламаска? Бер уңайдан рецепт белән дә уртаклашыгыз. Югарыда санап үтелгән барлык таныш кешеләрне сыйлаганнан соң да консерв запасларыгыз калган булса, алар белән ят кешеләрне дә сыйлагыз. Калган запасларыгызны тиз арада таратырга сезгә социаль челтәрләрдә төркемнәр һәм бушлай бирергә мөмкин булган махсус сайтлар ярдәм итәчәк.

4. Тозлы-маринадлы эшләнмәләребезне - компост чокырына (компостерга)
Кайбер кыю дачниклар бу ысулны да кулланалар. Һәм алар хәтта файдасы да бар дип раслыйлар. Дөрес, алар башта кышы буе компост чокырында яхшылап туңарга тиеш.
Ком чокырын яки компостерны консервланган яшелчәләр белән тутырганчы, рассолын түгәргә кирәк. Ул туфракны әчетә, чөнки аның составына серкә һәм тоз бар. Сөякле җимешләрне базга сөякләреннән арындырып кына ташларга мөмкин.

5. Тозлы-маринадлы эшләнмәләребезне - эшкәртүгә
Сүз күбесенчә капкачланган варенье (мәсәлән, бишминутлык) турында бара, ә эшкәртү дигәндә консервланган җиләк-җимешләрдән өйдә шәраб ясау күздә тотыла (әгәр, әлбәттә, сез татлы банкадан тәмле пирог әзерләргә уйламасагыз). Сүз уңаеннан, әчегән вареньедан да шәраб әзерләргә мөмкин.

Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында барлык санап үтелгән вариантлар сезгә туры килмәсә, бары тик артык һәм инде кирәге булмаган тозлы-маринадлы-татлы эшләнмәләрегезне чыгарып ташлагыз. Эшнең нәкъ менә шундый нәтиҗәсе, киләчәктә сезне уңышны әзерләүне дөрес планлаштырырга һәм вакытны бушка сарыф итмәскә мәҗбүр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X