Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Арка авыртканда, имбирь пастасы белән ышкыгыз: даруларсыз беренче ярдәм

Кайсы да булса җиребез авырта башласа, күпләребез шунда ук даруга ябышмый, чөнки организм­ны синтетик препаратлар белән тагын да зарарлыйсы килми, кул астындагы табигый әйберләрдән шифа эзли. Без дә берничә киңәш язып үтик, тик аларны кулланыр алдыннан әлеге язма астындагы кисәтүгә игътибар итегез.

Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!

Салкын тиеп кызышудан: шикәр комы һәм төелгән кардамон кушылган 0,5 л сөтле су тән температурасын төшерә.

Баш авыртудан: 0,5 ч.к. коры имбирьгә паста рәвешенә керерлек күләмдә кайнар су кушарга һәм шуны маңгайга сыларга. Бераз яндырырга мөмкин, әмма бу зарарлы түгел.

Арка авыртканда: шундый ук имбирь пастасы белән ышкырга.

Тамак авыртканда: бер стакан шалфей төнәтмәсе белән чайкарга.

Бетчә һәм сыткылардан: 1 а.к. алоэ суты һәм ¼ ч.к. куркума катнашмасын, тире чис­тарып беткәнче, көнгә ике тапкыр кабул итәргә.

Авыздан начар ис килгәндә: фенхель орлыкларын чәйнәгез. Әгәр дә ис эчтән килә икән, бер стакан кайнар суда 1әр ч.к. төелгән кардамон, корица, дафнә яфрагы төнәтегез һәм суытып эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев