Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Алма дисәң дә алалар...

Бакчаларыбызда тулып өлгергән алмаларны ничек тә, һич югы 2-3 ай булса да, черетмичә саклыйсы килә, әйеме.

Күп булган елны аларны нишләтеп бетерергә дә юк бит! Анысын ясыйсың, монысын ясыйсың, барыбер кала, ташларга да жәл! Аны әрҗәләрдә, агач чүбендә, кәгазьгә төреп һ.б. гадәти ысуллар белән подвалларда саклауны беләбез инде.

Ә менә калын полиэтилен пакетларда саклап караучылар бармы? Бик гади ысул инде үзе. Моның өчен 1,5-2 кг алманы пакетларга тутырып, алмалар тирләү этабын узсын өчен, 2-3 көнгә ачык калдырырга кирәк. Аннары пакет эчендәге бөтен һаваны чыгарырга тырышып, авызын бик яхшылап бәйләп куярга. Пакетлар бер-беренә орынып тормаслык итеп, подвалдагы киштәләргә урнаштырырга. Алмалар «сулаганлыктан» 20-30 көннән пакетларда үзенчәлекле газлы мохит барлыкка килә һәм ул аларны бозылудан саклый. Бу ысул, Антоновка сортыннан кала, бөтен төр алмаларга да ярый.


Тагын әле чокыр казып, саклаганыгыз юкмы? Бу подваллары булмаучыларга уңай ысул инде. Бакчагыздагы бер ышык урында 80-150 см тирәнлектә чокыр казып, нарат яки чыршы ботаклары белән эчләгез – бу тычканнардан саклау өчен кирәк. алмаларны гадәти полиэтилен пакетларга тутырып, авызларын бәйләгез һәм чокырга урнаштырыгыз. Өстен дә башта ылыслы ботаклар белән каплагыз, аннары гына туфрак белән. Урынын билгеләү өчен, янына берәр таяк батырып куегыз. Болай иткәндә алмалар язга кадәр саклана ала.

Алмаларны саклауга салыр алдыннан юмагыз һәм сөртмәгез, табигый балавызы калсын, бу аның саклану вакытын озынайта. Сакланасы урында һава температурасы -1...+1 (кайбер сортлар +2...+4 градуста да яхшы тора) градус, ә дымлылык 85-95% булса яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев